Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Сәхнә түрендә ветераннар

Республика күләмендә үтәчәк "Балкыш" фестиваленә әзерлек башланды. Март ахырларында Иделаръягына кергән районнарның үзешчәннәре Буа драма театры сәхнәсендә үтәчәк зона ярышларына барачак.

-Концертыбызның иң яхшы номерларын сайлап алдык һәм аларны гадәттәгечә, тамашачыларга тәкъдим итәчәкбез,-ди ветераннарның район советы башлыгы Фиркать Җәлалов.

Иске Чокалы авылыннан Гөлсирә Хәлиуллова, район үзәгеннән Венера Фәхретдинова, Әлфия Яхиева һәм Ринат Низамов, Шлангадан Гөлшат Хисамова, Кече Чынлыдан Җәүдәт Алимов кебек үзешчәннәрне халкыбыз һәрвакытта да үз итеп каршылый, алар башкарган җырлар тамашачы күңеленә хуш килә. Ә менә Мөнир Насретдинов һәм Җәүдәт Мөдәррисовның шундый матур иттереп җырлаганнарын әлегәчә ишеткән юк иде. Дөрес, Мөнир Абзаловичның тальян гармун тартуы күпләргә билгеле, сәхнәгә чыгып "Җидегән чишмә" җырын да җырлагач, аның гомер буе сер итеп саклаган тагын бер таланты ачылды.

Берничә авыл үзешчәннәре катнашында чыгыш ясаган Чуваш Чүпрәлесе һәм Шлангадан килгән хатын-кызлар фольклор чыгышлары да тамашачыларда җылы тәэсир калдырды. Иске Элмәледә яшәүче ветеран-укытучы Николай Романов сөйләгән мәсәл һәм Рафаил Субаевның укыган шигырьләре дә бик эчтәлекле иде.

Тамашаны алып баручы Әлфия Яхиева һәм Җәүдәт Мөдәррисов концерт номерларын җанландырып тамашачыга җиткерергә тырышты.

-Концерт, чыннан да, яхшы әзерләнгән, һәр катнашучының чыгышына югары билге куярлык. Буада да, республика фестивалендә дә уңышлар телим,-диде муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: