Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Закон бозмавың хәерлерәк

ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсендәге фитосанитар күзәтчелек бүлегенең төп вазифаларының берсе -ул Россия Федерациясе территориясенә карантин үсемлекләрне (чүп үләннәрен), үсемлек авыруларын китереп чыгаручыларны кертмәү һәм аларның таралуына юл куймау. Әлеге максатны күздә тотып, фитосанитар күзәтчелек бүлеге белгечләре тарафыннан төрле чаралар үткәрелә.

"Үсемлекләр карантины турында"гы федераль законның 32 маддәсе нигезендә карантин астындагы продукцияне ташуны, саклауны һәм реализацияләүне башкаручы оешмалар, индивидуаль предпринимательләр һәм гражданнар карантин астындагы продукциянең кайтуы, шулай ук, карантин астындагы продукциянең карантинлы зарарлы матдәләр белән зарарлану билгеләре күренү турында дәүләт күзәтчелеге органын кисәтергә бурычлылар. Әгәр продукциягә дәүләт күзәтчелеге органы тарафыннан закон тәртибендә бирелгән карантин сертификаты булса, Россия Федерациясе территориясендә җитештерелгән карантин астындагы продукцияне ташу шул рөхсәт ителә. РФ территориясенә карантин астындагы импорт продукциясе исә Россия Федерациясенең халыкара килешүе нигезендә бирелгән фитосанитар сертификат булган очракта гына кертеләчәк.

Күп кенә юридик затлар, предпринимательләр һәм гражданнар үсемлекләр карантинын тәэмин итү нормаларын үтиләр. Әмма шул ук вакытта, планлы һәм планнан тыш тикшерүләр материаллларыннан күренгәнчә, карантин законнарын үтәмәүчеләр дә табылып тора. Үзләренең закон бозулары белән әлеге затлар илнең фитосанитар хәл буенча имин булган төрле регионнарына һәм районнарына карантин зарарлы объектларның керү һәм киң таралу куркынычын тудыралар. Илнең төрле регионнарына карантин чүп үләннәрен, карантин үсемлек авыруларын кертүдән һәм таралудан килгән зыян елына 50 миллиард сумнарга төшәргә мөмкин.

Бу уңайдан тулырак мәгълүмат алу өчен ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсенең фитосанитар күзәтчелек, бөртек һәм орлыклык материалга күзәтчелек бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан шәһәре, Оренбург тракты урамы, 20а йорт. Шулай ук, 8 (843) 278-93-53 номерына шалтыратып яисә shn.tatarstan.ru сылтамасы буенча идарәсенең сайтына кереп тә үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап алып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон