Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Чүпрәле күппрофильле лицейда пешекчеләр бәйгесе узды

Алтын куллы пешекчеләр булганда, бер укытучы да, бер укучы да, бер эшче дә ашсыз калмас. Пешекченең уңышы аның ризык әзерләү технологиясен яхшы белүеннән һәм продуктларның яхшы сыйфатлы булуыннан гына да тормый. Ризыкны күңел һәм кул җылыңны биреп әзерләргә кирәк. Якты йөзеңне дә кызганмаска. Безнең район мәктәбе ашханәләрендә үз эшенең остасы...

19 нчы апрель көнне әлеге пешекчеләребез үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашыр өчен, Иске Чүпрәле күппрофильле лицейга "Кулинария буенча көч сынашу" дип аталган профессиональ бәйгегә җыелды. Бәйгене ачу өчен сүз Иске Чүпрәле күппрофильле лицей директоры Халитов Ильсур Ахметсафиевичка бирелде. Ул үзенең чыгышында көннең күп өлешен мәктәптә уздыручы балаларның сәламәтлеге, иң беренче чиратта, дөрес туклануга бәйле икәнен, шуңа күрә укучыларның көндәлек туклануын дөрес оештыру пешекчеләр алдында торган иң мөһим мәсьәлә икәнен әйтеп үтте. Шуннан чыгышны Чүпрәле районы Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе җитәкчесе Милимова Елена Александровна дәвам итте. Ул укучылар ашый торган ризык тәме һәм сыйфаты ягыннан гына түгел, эстетик яктан да матур булырга кирәклеген сөйләде.

Әлеге чыгыштан соң пешекчеләр ике командага бүленделәр. "Кояшкай" һәм " Тәм - томлар" командалары төрле биремнәрдә көч сынаштылар. Әлеге биремнәрне үтәгәндә, без аларның җитезлекләренә, уңганлыкларына, фантазияләренә сокландык. Пешекченең хезмәте ризыкны тәмле пешерә белүе генә түгел, ул искиткеч зур кул хезмәте, җитезлек тә. Без моңа бүген тагын бер мәртәбә инандык. Безнең уңган пешекчеләребез аш - суга гына түгел, җыр - моңга да оста булып чыктылар. Алар яшелчә, җиләк - җимешләр турында шактый җырлар да беләләр икән. Бәйгедә дуслык җиңде. Шуннан кунаклар лицеебызның алтын куллы пешекчеләре Рушания Хаярова, Рәмзия Самерханова тырышлыгы ярдәмендә әзерләнгән мул табыннар янына чакырылды. Менә шундый пешекчеләребез булганда, укучыларыбыз сау - сәламәт булып үсәрләр. Әлеге очрашулар кабат булыр дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пешекчеләр бәйгесе