Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Чокалы төп мәктәбендә 8 мартка багышланган бәйрәм тантанасы үтте

Иске Чокалы төп гомуми белем бирү мәктәбендә авылда иң хөрмәтле апай-әбиләр белән укучылар, укытучылар белән очрашу, 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм тантанасы үтте. Бәйрәмне, гадәттәгечә, үзенең матур теләкләре белән мәктәп директоры Хайрутдинов Илһам Иршат улы ачып җибәрде. Мәктәпнең актлар залы бәйрәмчә бизәлеп, бәйрәм рухы хөкем сөрде.

"Март! Яз башы, язның беренче ае. Яз белән әйтерсең, барлык тирәлек, яңадан яңара, табигать озакка талган йокысыннан, күкерәк тутырып сулыш алып күзен ача. Язгы табигать әйтерсең яңа туган сабый!

Кар астыннан җир күренер-күренмәс борын төрткән яңа үлән, яңа чәчәк, яңа уҗым, яңа бөре... бар табигать әйтерсең яңадан туа, яңадан ярала. Яз үзе белән, матур бәйрәмебез- 8 нче Март хатын-кызлар көнен алып килүче дә. Хатын-кызның матурлыгы, гүзәллеге, алиhәлеге дә, нәкъ менә, язның кояш нурларыннан, тагын да балкый, нәфисләнә, уяна, әйтерсең кар астыннан кояшка тартылган умырзая, язгы лалә чәчәк ата. Әйтерсең лә, хатын-кыз үзенең камиллеге белән язны тагын да ямьләндерә, тирә-якны тагын да матурлый төшә. Шул ук вакытта, hәр хатын-кыз, күңеле белән яздан нидер көтә, нидер өмет итә.

Хөрмәтле хатын-кызлар әбиләр, әниләр, апалар, кызлар, сезне барыгызны да шушы гүзәл бәйрәм белән тәбриклибез! Сезгә, яз ничек ашкынулы дәртле- шундый ук дәртле мәхәббәт, яз сулары ничек ярларына сыеша алмыйча ташый- шундый ташып торган үлчәмсез бәхет, язгы кояш үзенең җылысы белән барлык табигатьне уятырлык көчле- гаиләләрегезнең дә җылысы көчле, шул җылылыкны саклаучы ир-егетләрегез hәр вакыт янәшә булып, тигез канатта, гомерләрегез озын-озак, сәламәтлектә яшәргә насыйп итсен"- дип теләде.

Бәйрәмгә күп балалы әниләр, дәү әниләр чакырылды. Алар үз чиратында укучыларга матур теләкләр теләделәр, фикер алыштылар. Гелсирә Хәлиуллова үзенең матур, моңлы җырларын, үзе иҗат иткән шигырен тәкъдим итте:

...Ана назын тоеп сабый,

Нурлар чәчеп балкый,елмая

Кызыксынып тирә-юньгә карый,

Хәйран калыр фани дөньяга,

Ана назын тоеп бала елмая. ...

Шушы бәйрәм кичәсе мәктәп укучыларының матур җырлары, шигырьләре, биюләре белән үрелеп барды. Тагын да матурлап, нур өстәп укучы балалар "Өч кыз"әкиятен сәхнәләштерделәр. Бәйрәм күңелле үтте, һәр катнашучы күңелендә уңай тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 март бәйрәме