Дөньяда 347 миллион кеше шикәр диабеты белән авырый
14 ноябрь көнне Бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Әлеге дата Халыкара диабетик федерация һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белән берлектә 1991 елда игълан ителгән иде. Бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көненең максаты җәмәгатьчелекне әлеге куркыныч авыруның сәбәпләре, билгеләре, өзлегүләре һәм дәвалау алымнары белән таныштырудан гыйбарәт.
Дөньяда 347 миллион кеше шикәр диабеты белән авырый. Дәүләт регистры мәгълүматларына караганда, безнең илдә 3,9 миллионнан артык, Татарстанда исә 91 меңнән артык кеше әлеге авырудан җәфа чигә. Безнең районда шикәр диабеты белән 475 кеше чирли, шуларның 24се беренче тип, ә 451е исә икенче тип шикәр авырулы. Авыру балаларны да читләп үтми, район буенча 4 бала шикәр чиреннән интегә.
Диабет-ул ашказаны астындагы биз тиешле дәрәҗәдә инсулин эшләп чыгармаганда яисә эшләнелеп чыккан инсулин организм тарафыннан нәтиҗәле файдаланылмаганда килеп чыгучы хроник авыру. Инсулин- ул кандагы шикәр күләмен тәртипкә салучы гормон. Канда шикәр күләме зур булганда вакыт узу белән организмның күп кенә системаларында өзлегүләр барлыкка китерә, аеруча нервларга һәм кан тамырларына җитди зыян салына.
Диабетның ике төре бар. Беренче төре- инсулинга бәйлелек. Диабетның әлеге төре белән 30 яшькә кадәрге кешеләр җәфа чигә. Мондый авырулар чамадан тыш сидек бүленеп чыгуга, һәрвакыт ач булу хисенә,гәүдә авырлыгы кимүгә, күз күреме начараюга, талчыгуга зарланалар. Мондый билгеләр сизелә башлауга ук кичекмәстән табиб-эндокринологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Икенче төр диабет белән нигездә өлкән яшьтәге һәм таза булган кешеләр авырый. Икенче төр диабетның билгеләре беренче төрнеке белән охшаш булырга да мөмкин, әмма еш кына әлеге билгеләр тонык күренергә мөмкинннәр. Мондый авырулар диета тотып, актив яшәү рәвеше алып барып, кандагы шикәр күләмен нормада тота алалар. Тәмәке тартмаучы, кандагы шикәр, артериаль басым, холестерин күләмен контрольдә тотучылар авыруның үсешен тоткарлап тора алалар.
Диабетны дәвалау үз эченә кандагы глюкоза күләмен киметүне һәм кан тамырларын җимерүче башка факторларны киметүне ала. Беренче төр диабет вакытында авырулар инсулинны һәрдаим кертеп торуга мохтаҗ, икенче төр диабет вакытында исә диабетон, метформин, глюконорм кебек шикәр киметүче препаратлар куллану зарур. Заманча дару препаратлары һәм дәвалауда яңа алымнар куллану өзлегәләрне кисәтүгә мөмкинлек бирә. Авыруны профилактикалауда исә сәламәт тормыш рәвеше алып бару кебек чаралар уңай нәтиҗә бирәчәк. Беренчедән, гәүдә авырлыгын сәламәт нормада тотарга тырышырга; физик актив булырга; дөрес һәм сәламәт тукланырга, рационга көненә өчтән алып биш тапкырга кадәр җиләк-җимеш, яшелчә кертергә; шикәр һәм майлы ризыклар куллануны киметергә.
Безнең район үзәк хастаханәсендә әлеге авыруны диагностикалау өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Шуңа да тагын бер кат кабатлап, чамадан тыш сидек бүленеп чыгу, авыз кибү, һәрдаим эчәсе килеп тору, һәрвакыт ачлык сизү хисе, гәүдә авырлыгы кисәк кимү, күз күреме начараю, тиз ару, талчыгу кебек билгеләр күзәтелгән очракта, кичекмәстән табиб-эндокринологка мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев