Чүпрәле районында эшләүче авыл яшьләренең II фестивале башлана
Районда эшләүче авыл яшьләренең "Киләчәк безнең белән" дип исемләнгән II иҗади фестивале башлана. Чарага 10 июньдә Зур Аксу авылы мәдәният йортында старт бирелә.
Быел фестиваль 2 этапта узачак: зоналарда (график нигезендә авылларда дүрт зона этабы булачак) һәм район мәдәният йортында финал өлеше. Барлыгы 18 эшләүче авыл яшьләре командалары көч сынашачак. Фестиваль авыл яшьләрен иҗади үстерү, буш вакытны файдалы итеп үткәрү, сәләтлеләрне барлауны күздә тота. Катнашырга теләүчеләр авыл җирлеге буенча мәдәнят йортлары директорларына мөрәҗәгать итә алалар, шулай ук 8(84375)2-26-76 телефон номеры буенча гариза калдырырга кирәк, дип хәбәр итә район мәдәният бүлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев