Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Штраф түләмәүче чүпрәлеләрне рейдта “аулыйлар”

Автоинспекция тарафыннан салынган штрафларны түләмәүчеләр белән көрәш туктаганы да юк.

Андыйларга карата законнар да кырыслана бара. Әмма ни кызганыч, юл кагыйдәләрен бозучыларның кайберләре төрле сәбәпләргә сылтап штраф белән исәп - хисап ясарга ашыкмый. Мондый шоферлар үз кесәләренә бик нык зыян салалар. Моннан чыгып шуны әйтәсем килә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынган икән, аны әлеге карар законлы көченә кергән числодан соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләү зарур. Бу - закон таләбе, аны үтәмәгән, ягъни штрафны билгеләнгән срокта түләмәгән кешегә карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе нигезендә административ материал төзелә. Шулай итеп, штрафыңны ике ай эчендә түләмисең икән, аны ике тапкыр арттырып (әмма бер мең сумнан да кимрәк түгел) түләргә тиеш буласың. Я булмаса 15 тәүлеккә кадәр административ арест яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп итү җәзасы бирелә. Быелның январь аенда гына да штрафларын үзвакытында түләмәгән 23 шоферга бөркетмә төзелде. Андыйларны "аулау" буенча приставлар белән берлектә махсус рейдлар үткәрелеп тора, - ди ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Айрат Хуҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штраф