Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Кичә. Бүген. Иртәгә

Абыем Фәһим турында

932 елның 15 ноябрендә Татарстанның Буденный районы Космовский авылында (Касмау) Фәһим Хәбир улы Азизов дөньяга килә. Җиденче сыйныфны тәмамлап, авылдашлары белән ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт итү теләге белән Ульяновск ягына укырга юл тота. Кызганыч, бәхетсезлеккә эләгеп, поезд астына кала һәм сул кулыннан мәңгелеккә мәхрүм була.

Шулай да абыем көчле рухлы була. Кулсыз калуга карамастан, алдына куйган максатларга ирешүдән баш тартмый. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләргә насыйп булмаса да, ул Иске Шәйморза урта мәктәбен тәмамлап чыга, шуннан Казан шәһәрендәге педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Аннан аны Иске Шәйморза авылына юллама белән белгеч буларак җибәрәләр. Мәктәптә ике ел укытканнан соң, Мәскәүгә юл тота. Хезмәтен анда да укытучы буларак башлый. 1960 елда аны автомобиль транспорты буенча фәнни-эзләнү институына күчерәләр.

Гомерен шушы автотранспорт өлкәсендә эшләүгә багышлаган туганым лаеклы ялга чыккач, үзен иҗтимагый юнәлештә сыный. Мәскәү татарлары тормышы белән таныша, кызыксына, аралашып, гореф-гадәтләрен өйрәнә. 1999 елда аны Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе буенча төбәкара татарлар оешмасының президенты итеп сайлыйлар. Шул ук вакытта ул "Тверская-13", "Татарлар яңалыгы" "Безнең ватандашлар", "Туган як" газеталарында штаттан тыш хәбәрче булып эшли, язмалар яза. Эшләү дәверендә күп медальләргә, орденнарга, Мәскәүнең "Почетлы гражданины" исеменә лаек була. Кызганыч, озак авырудан соң, 2015 елның 11 декабрендә ул арабыздан китте. Аны Мәскәү шәһәре Ленинские горы зиратында җирләдек. Әти урынына калган яраткан абыебыз безнең өчен һәрвакыт үрнәк, киңәшләре белән ярдәмчебез булды. Абыема багышланган шигырь юлларым да бар:

Эшләдең, югары урыннарда,

Бөтен җирне әйләндең

Рәхәтләнеп яшисе генә иде,

Вакытсыз гүргә кердең.

Барып ирешсен сиңа догабыз,

Изге теләктә торабыз.

Бер дә онытмабыз сине,

Ерак булса да арабыз.

Абыебызны юксынабыз, еш кына сагынып сөйлибез, аның урыны оҗмахта, авыр туфрагы җиңел булсын. Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатлар