Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Законга кырын карама!

Табигатьне саклау буенча районара прокуратура тикшерүләреннән мәгълүм булганча, табигатьтән файдаланучыларның күпчелеге (предприятиеләр, оешмалар, эшмәкәрләр) тирә-як мохитка тискәре йогынты ясаган өчен гамәлдә булган түләү турындагы законны үтәп җиткермиләр.

"Тирә-як мохитны саклау" турындагы Федераль законның 16 маддәсендә әйтелгәнчә, әйләнә-тирә мохитка тискәре йогынты ясаган өчен түләү каралган. Ул әле мәҗбүри федераль түләү булып та санала. Чөнки, кергән акчалар әйләнә-тирә мохитны торгызуга һәм саклауга кулланылган чыгымнарны каплауга тотыла.

Нәрсә соң ул әйләнә-тирә мохитка тискәре йогынты ясау? Ул хуҗалык һәм башка төрле эшчәнлек нәтиҗәсендә мохит сыйфатының тискәре якка үзгәрүеннән гыйбарәт. Монда, сүз бигрәк тә табигатьне пычрату һәм аңа карата битарафлык күрсәтүгә кайтып кала. Әмма, шуңа да карамастан, табигатьне файдаланучылар акчаны экономияләргә тырышалар, контроль ясаучы органнарның законлы таләпләренә игътибар биреп җиткермиләр, "бәлки сизмәсләр әле!" дип үзләрен тынычландыралар. Практика күрсәткәнчә, мондый "ышанычсыз затларны" ачыклау, әлбәттә, вакыт эше. Ә менә аны ачыклаганнан соң күңелсез хәлләрнең килеп чыгуын көт тә тор. РФ Административ хокук бозулар кодексының 8. 41 маддәсендә бәян ителгәнчә, тирә- як мохитка зыян китергән өчен вазифаи затларга 3 меңнән 6 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 50 меңнән 100 мең сумгача штраф каралган. Үзвакытында түләнмәгән штрафлар суммасы кушыла бара һәм җыелган барлык бурычлар суд тәртибе белән түләтелә.

Әлеге очракта хөкүмәтнең җирле органнары закон таләпләрен бозган предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән аңлату эше үткәрсәләр һич тә артык булмас. РФ Бюджет кодексы күрсәтмәләрендә әйтелгәнчә, штрафлар суммасының 40 проценты муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының бюджетына күчереләчәген дә искәртергә кирәктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев