Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Язгы чакырылыш алдыннан киңәшмә

- Армиягә китүче егетләргә бөтен шартларны тудырырга кирәк. Озату көнендә хәрби комиссариатка авыл җирлеге башлыклары да килсен, ветераннар советы рәисе егетләргә үз сүзен әйтсен, "Туган як" район газетасында җурналистлары да шунда булсын,-дигән бурычлар куйды чакырылыш комиссиясе утырышында Башкарма комитет җитәкчесе Александр Шадриков, армиягә китүнең егетләр тормышында мөһим бер вакыйга булуына...

Комиссия утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, хәрби комиссар Вил Нуруллин, РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле буенча бүлеге начальнигы Илсур Басыйров катнашты. Авыл җирлеге башлыклары, полициянең участок вәкилләре дә чакырылган иде.

Чыгыш ясаган һәркем, үз хезмәте юнәлешеннән чыгып, еетләрне армиягә озатканда хокук тәртибен бозмау, армия хезмәтеннән качып йөрүчеләр белән эшләү, медицина комиссиясе тикшерүен үткәрү турында сөйләделәр.

Реклама

Язгы чакырылышта Чүпрәле районыннан 50дән артык егет Кораллы көчләр сафын тулыландырырга тиешле. Һәм, әйтергә кирәк, соңгы елларда яшьләр арасында армиягә вакытында барып, үз бурычын үтәп кайтырга теләк белдерүчеләр арткан. Бу армия хезмәтеннән качып йөрүчеләрнең саны азаюдан да күренә. Элеккерәк, андыйларның саны 6ау булса, көзге чакырылышта инде алар 2гә генә калган. Һәм, билгеле инде, андыйлар белән эшләү, егетләрне армия хезмәтенә озату кебек чаралар беренче чиратта авыл җирлекләре башлыклары карамагында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев