Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Тормыш яме әниләрдә

Әниләр-һәркем өчен җирдә иң газиз, якын кешеләр. Алар безне тудырган, бишек җырларын көйләп үстергән, беренче елмаюларны, сүзләр чыгаруны, тәпи атлап китүләрне күреп шатланган, туган телебезгә мәхәббәт уяткан, яхшылыкка өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар-безнең дөньябызның, тормышыбызның яме. Һәм әлеге яшәеш, әниләрдән безгә, бездән балаларга...

Айдан, кояштан кадерле-син ул әнием,

Иң ягымлы, иң сөйкемле-син ул әнием!

Әниләрне ярату гына җитми. Аларны кадерләргә, сүзләрен тыңларга кирәк. Үзеңне үрнәк тотуың, яхшы укуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аларны шатландырырга кирәк. Мин әниемне сөендерер өчен тырышып укыйм һәм аңа ярдәм итәм. Әни сөенеп елмайганда миңа да рәхәт була.

Булат Әмирханов.

Минем әнием-иң матур әни. Шулай булгач, аны ничек яратмыйсың?! Әниемнең йөрәге кояш кебек кайнар. Мин дә әнием кебек булырга омтылам. Айгөл Алтынбаева.

Әни дигән җылы сүз,

Һәрчак күңелем түрендә.

Шушы сүз белән бергә,

Яшим тормыш үрендә. Мәрьям Әхмәтҗанова.

Без әниемне дөньядагы барлык кешедән дә чибәррәк, акыллырак дип уйлыйбыз. Аны яратабыз. Якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән котлап, аңа кояштай озын гомер телибез.

Камилә Вәлиәхмәтова.

Мин әниемне бик яратам. Ул балалар бакчасында эшли. Әниебез өйдә булганда безгә бик рәхәт. Ул безнең иң якын һәм кадерле кешебез. Камил Әмирханов.

Әни һәрвакыт бөтен шатлыкларымны, борчуларымны белеп тора. Уңышларым булса, аның йөзе шатлыктан балкый. Ә авырып китсәм, сәламәтләнгәнче янымнан китми. Мин аны сөендерер өчен тырышып укыйм.

Эльвина Сәлимҗанова.

Әнием, әнием,

Иң кадерлебез син безнең.

Без сине яратып,

Иркәләп торырбыз.

Без сиңа тормышта

Таяныч булырбыз.

Ильвина Әхмәтова.

Иртән әнием уятып, битләремнән үбеп ала. Шушы минутта миннән дә бәхетле кеше юктыр дөньяда. Әниләр генә шулай балалары өчен җанын биреп яши дөньяда. Мин әниемнең җырдагыча кояштай озын гомерле булуын телим.

Ләйсән Фәизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев