Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Татар баласы

Иске Шәйморза авылы мәдәният йортында үткән "Татар баласы-2012" бәйгесендә Кече Чынлыдан Динә Халитова, Иске Шәйморзадан Галия Мөхитова Һәм Зур Чынлы укучысы Гөлүсә Шиһапова көч сынаштылар.

Бәйгедә үзен милләтенең тугрылыклы бер вәкиле итеп тойган татар дөньясындагы барлык вакыйгалар белән дә даими таны­шып, шуның эчендә кай­нап яшәргә тырышкан, дөньяда үз сүзен әйтергә омтылган зирәк, уңган, татар халкына хас тыйнаклык сыйфатларын үз эченә алган укучылыр татар балалары белән танышып үттек.

Бәйге бик матур һәм мәгънәле үтте. Һәр укучы тамашачыны үзенең һөнәре белән сокландыра алды. Әйтик, Галия Мөхитова татар халкының "балага исем кушу йоласы"н сөйләп кенә калмыйча сәхнәләштереп күрсәтүдә дә катнашты. Динә Халитова кечкенәдән төрле төстәге пластинкалар (пластика) ярдәмендә беләзек, алка, муенса һәм йөзекләр ясый. Бәйгегә дә үзенең иҗат җимешләрен алып килгән иде. Гөлүсә Шиһапова үзе иҗат иткән шигырьләрен укып тамашачыны серле илһамият дөньясына алып кереп китте..

Барлык конкурс этапларына да күзәтү ясалгач, уртак фикергә килеп урыннар билгеләнде. I урынга Галия Мөхитова лаек булды, II һәм III урынны - Динә Халитова һәм Гөлүсә Шиһапова бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәби сәхифә