Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Рәхмәтебез чиксез

Төнлә белән йоклап яткан чакта хуҗалыгыбызга зур кайгы килде.

Төнлә төтен исе сизеп чыксак, җәйге өебезне, иген сараен һәм мунчабызны ялкын телләре урап алган. Тизрәк урамга чыгып кычкырып, тирә-күршеләрне, авыл халкын ярдәмгә чакырдык. Тиз арада алар җыелып, булдыра алган кадәр янгынны сүндерергә тырыштык. Озакламый янгын сүндерү машиналары да килеп җитеп, эшкә тотынгач, ут җиңелде. Өебез белән терлек абзарлары сакланып калды. Безнең авыл кешеләре бик тырыш, ярдәмчел, Аллага шөкер. Алар безнең өчен бик тырыштылар. Безнең өйне саклап калуда булышканнары өчен рәхмәтебез чиксез.

Барлык авыл халкына, туганнарга, тирә-күршеләргә, янгын урынын җыештырышучыларга, авыл җирлеге башлыгына, медицина ярдәме, акчалата ярдәм күрсәтүчеләргә чиксез рәхмәтлебез. Безнең гаиләгә төшкән бәланы беркемгә дә күрсәтмәсен иде Ходай. Гаиләбез исеменнән барыгызга да олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт