Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Дустанә очрашу

Июньнең беренче көннәреннән үк Иске Чокалы урта мәктәбендә "Карлыгач" дип исемләнгән мәктәп яны лагеры эшли башлады.

Мәгъсүм Юнусов җитәкләгән әлеге лагерьда барлыгы 22 укучы тәрбияләнә. Укучылар өчен төрле төрдәге эшчәнлек һәм кызыклы чаралар әзерләнгән.

Әйтик, үткән көннәрдә Яңа Элмәле урта мәктәбе лагерына йөрүче балалар белән дустанә очрашу үткәрелде. Укучылар үзләре әзерләгән иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, агымдагы Экология елы кысаларына багышланган экологик викторинада көч сынаштылар.

Агымдагы ел лагерьларының үзенчәлеге булып, Бөек Болгар шәһәренә сәяхәт кылу тора. Әлеге чарадан без дә читтә калмадык. Болгарда Олы һәм Кече манараларда, Төньяк мавзолейда, Ак мәчеттә булдык (рәсемдә). Һәркайсының мәһабәтле, гүзәл итеп эшләнүенә хәйран калдык. Әлеге сәфәрдә данлыклы Икмәк музее белән таныштык.

Әлбәттә, бу сәяхәтебез укучыларда истә калырдай хисләр тудырды, ә иң мөһиме туган җиребезнең тарихы белән күзаллау аша танышу мөмкинлеген бирде, Болгар чорына алып кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар җәе2013