Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Без ришвәтчелеккә каршы

Республика күләмендә үткәрелгән "Илебезнең киләчәге-безнең кулларда" конкурсында безнең мәктәп укучылары да катнашты.

Конкурс игълан ителгәч тә балалар белән күптөрле эш алып барылды. Нәрсә соң ул ришвәтчелек? Әлеге "өлкә" күбрәк олыларга гына кагыла сыман. Ә менә аны балаларга ничек аңлатырга соң?

Конкурс нәтиҗәләре күр-сәткәнчә, балалар бик яшь булуларына да карамастан, бу темага карата үзләренең ныклы карашларын белдерә алганнар. Фикерләр төрле формада күрсәтелгән. Зур сыйныф укучылары үз карашларын инша аша бирсә, кечкенәләр дөреслекне шигырь юллары, рәсемнәр һәм аппликацияләр аша күрсәтергә тырышкан.

-Бу конкурста катнашучылар арасында җиңелүчеләр юк, һәр укучының үз фикере, ныклы карашы күренә эшләрдә,-диде жюри әгъзасы, профессор Г.Х.Акбарова балаларга котлау юллаганда.

Реклама

Җиңүчеләргә бүләкләр дә бик саллы иде. Укучылар Президент аппаратыннан видеокамера, ноутбук, спорт инвентаре һәм башка төрле кыйммәтле бүләкләр алып, таралыштылар.

Безнең мәктәпнең өченче сыйныф укучысы Илүзә Аббазова бу конкурсның республика этабында "Иҗади якын килү" номинациясендә җиңүче булды hәм Президент аппараты бинасында үткән котлау тантанасында катнашты. Кече яшьтә булуына карамастан, Илүзәнең олыларча фикер йөртә белүенә сокланырга гына кала. Димәк киләчәгебез ышанычлы кулларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев