Зур Аксуда азык әзерләү темпы югары
Авылдагы эшләр кызганнан - кыза бара. Бөртекле ашлык суктыруга керешкәнче терлек азыгын да күберәк әзерләп өлгертәсе бар.
Аннан соң механизаторларның да, шоферларның да бөтен хезмәте диярлек ашлык кырына, ындыр табакларына күчәчәк. Шуңа күрә кайбер хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү эшен тәүлек буе оештыралар.
Агроидарә белгечләре җаваплылыгы чикләнгән “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Зур Аксу филиалында сенаж салу эшен уңай бәяләделәр. Әлеге хуҗалыкка килгәч тә моның шулай икәненә инандык. Өч чакрым ераклыктагы катнаш азык басуыннан азык утарына кайтучы машиналарга күз иярми. “1200 тонна яшел масса сыйдырышлы траншеяны өч тәүлектә тутырдык. “Ягуар” маркалы ваклатып төягеч комбайннарны эшләтүче Илназ Садретдинов белән Марсель Айметдиновка ун “КамАЗ” автомашинасы беркетелгән иде. Һәр шофер 5 - 6 рейс ясады, араларында, хәтта, җиде рейс ясаучылар да бар. Хәзер икенче траншеяга күчтек. Әле 120 гектарда берьеллык үләннәр бар, шул көннәрдә аларны чабуга керешәчәкбез, масса яхшы күренә”,- дип сөйли Зур Аксу филиалы директоры Иван Копьев. Азык утарындагы эшләрне оештыру һәм контрольдә тоту Фәрзәния Хисметовага йөкләнгән. Үзен белгәнне бирле шушы авыл хуҗалыгында эшли икән. Гомеренең күп өлешен хуҗалыкта сыерлар савып үткәргән, алдынгылар сафында барган. Кайсы гына эшкә билгеләнсә дә үзен үтә дә җаваплы хезмәткәр итеп күрсәткән. Хәзер инде олыгая башлагач склад мөдире эшләрен, азык утарын җитәкләүне аңа ышанып тапшырганнар.
“Терлекчелектә эшләгәч азыкның кадерен беләсездер инде сез?”,- дип сорыйм аннан. “Берничә еллар фермада эшләү дәверендә ниләр генә күрергә туры килмәде. Бигрәк тә азыкка кытлык булган еллар хәтергә уелып калган. Ач малларны бик кызгана идем. Аннан соң алардан нинди продукт аласың инде? Кайбер елларда сыйфатсыз азыклар белән кыш чыга идек. Әчегән сенаж, силос ашатып сыйфатлы сөт савам димә инде, аның сөте дә шундый ук була ич. Үз практикамнан үткәнгә азыкны сыйфатлы әзерләргә тырышабыз. Сенаж салу эше озакка сузылган саен аның сыйфаты түбәнәя, сыерның продуктлылыгын киметә”,- дип сөйли Фәрзәния. Траншеяларга салынган яшел массаны “К – 700” маркалы тракторлар белән тыгызлап торучы Рәшит Тимербулатов һәм Николай Пайзе турында да ул мактау сүзләре генә әйтте. Шуны да искәртик, әлеге филиалда 600 гектардан артык күпьеллык һәм берьеллык үләннәр чабылды. Аның 300 гектарга якыны сенажга салынды, ә калган өлеше печәнгә киптерелде. Эссе көннәрдән дөрес файдаланып 200 тоннадан артык печән кышкы саклауга куелды, 2000 тоннадан артык сенаж запасы булдырылды, шартлы һәр баш терлек өчен уртача 13 центнер азык берәмлеге тупланды.
Шул ук вакытта район буенча
Соңгы мәгълүматларга караганда, ферма терлекләре өчен азык әзерләү эшләре югары темпта дәвам итә. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда да азык күберәк күләмдә әзерләнде. Былтыр бу вакытта 1990 тонна печән саклауга куелган булса, быел ул 5500 тонна чамасы булды. Сенаж салу да биш мең тоннадан артыграк. Уртача һәр баш терлеккә әзерләнгән азык үткән елгыга караганда ике центнерга күберәк. “Быелгы кыр эшләренә ике атна соңгарсак та, терлек азыгы әзерләүдә яхшы эшләдек. Шул ук вакытта аның сыйфаты да яхшы. Бер сүз белән әйткәндә, эшләргә тырышкан кеше өчен бөтенесе дә җайлы килде”,- ди агроидарәнең терлекчелек буенча киңәшчесе Айваз Абязов. Бүген иң күп азыкны “Цильна” хуҗалыгында әзерләделәр. Меңләгән мөгезле эре терлек асраган хуҗалык алдагы кышлатуда да сер бирмәс, итен дә, сөтен дә мулдан җитештерер.
“Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Матак, Татар Бизнәсе, Түбән Каракитә, Иске Кәкерле филиалларында, П.В. Дементьев исемендәге агрофирманың Саплык филиалында һәм җаваплылыгы чикләнгән “Эталон – Агро” җәмгыятендә терлек азыгы әзерләү яхшы оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев