Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Юридик мәсьәләләрне хәл итәргә чүпрәлелеләргә “Хокукый марафон” ярдәм итте

Шушы көннәрдә район мәдәният йортында Татарстан Республикасындагы “Хокукый марафон” социаль проекты кысаларында зур чара үткәрелде.

Аны республиканың Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә тормышка ашыра. Оештыручыларның сүзләренчә, республика шәһәрләрендә һәм авылларында яшәүчеләргә хокукый агарту һәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү аның төп максаты итеп куелган. 
Әлеге проект кысаларында мондый чаралар агымдагы ел дәвамында бөтен Татарстан буенча үткәреләчәк икән. Бу акция айга бер тапкыр, чиратлап һәр муниципаль районда узачак. “Хокукый марафонда” гражданнар төрле белгечләргә профессиональ хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Чүпрәле районы үзәгендә үткән акциядә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы Прокурорының хокукый агарту эшләре буенча ярдәмчесе Ирина Петрова, Марат Гафаров, район прокуроры Илдар Маликов, җирле үзидарә органнары, Пенсия фонды, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, “Татарстан Республикасы Адвокат палатасы” коммерциячел булмаган оешмасы, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы вәкилләре Чүпрәле районының өч дистәгә якын кешесе белән очраштылар, консультация бирделәр. Алар арасында оешма һәм предприятие җитәкчеләре, белгечләр бар иде. Марат Гафаров чараны ачканда аның никадәр мөһим икәнлеген дә ассызыклады. Республика прокуроры ярдәмчесе Ирина Петрова үзенең чыгышында республика прокурорына мөрәҗәгать итүнең тәртибе белән таныштырды, гадәттә күберәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүләре һәм алар белән эшләү тәртибе турында сөйләде. Республиканың Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурованың чыгышын да залдагылар зур игътибар белән тыңладылар. Ул вәкаләтле вәкилнең эшчәнлегендәге норматив базага кертелгән проблемаларга һәм аларның төп юнәлешләренә тукталды, язылган шикаятьләрне карау буенча төп критерийлар турында сөйләде. “Хәзер халык үзен борчыган проблемалар хакында Татарстан Республикасының Дәүләт мәглүмати системасы аша “Халык контрленә” дә мөрәҗәгать итә ала”,- диде ул. Клиентлар, мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр белән эшләү турында район прокуроры Илдар Маликов, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Лилия Рәкыйпова, Россия Пенсия фондының Чүпрәле районындагы клиент хезмәте җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Венера Садиева һәм Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Дамирә Сабирҗанова чыгышлары тыңланды. Дамирә Равиловнаның сүзләренә караганда, агымдагы елда төрле характердагы 31 мөрәҗәгать уңай чишелеш тапкан, ә 41-се урыннарга барып тикшерелгән. Мөрәҗәгать итүчеләр арасында 43 пенсионер, 19 күп балалы яисә аз керемле гаилә һәм 14 бер кайда да эшләмәүче граждан булган. 
...Әлеге чара кысаларында, гражданнарга профессиональ юристлардан үзләрен кызыксындырган сораулар буенча бушлау консультация алу һәм шулай ук Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы законнарына кертелгән соңгы үзгәрешләр турында белешмәләр алу мөмкинлеге бирелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев