Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булды

Үткән атнада район башкарма комитетының утырышлар залында юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе утырышы узды.

Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе, район башкарма комитеты каршындагы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Данис Сатдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге нечальнигы Раил Гатауллин, район ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов, район прокуроры Илдар Маликов, Казан шәһәрендә территориаль идарәнең саллы габаритлы контролен тәэмин итү бүлеге башлыгы Олег Космаков, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ Буа бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова, район авыл җирлекләре башлыклары һәм комиссия составы катнашты.

Раиль Гатауллин үз чыгышында район территориясендә юл хәрәкәте иминлеге турында сөйләде. Юл-транспорт фаҗигаләренең төп сәбәпләре дип ул машина йөртүчеләрнең дисциплинасызлыгын, тизлек режимын арттыруны һәм исерек хәлдә транспорт белән идарә итүне атады. Ул шулай ук балаларны автомобиль транспортында, мәктәп автобусларында йөртүгә игътибарны юнәлтте, балаларның имгәнүләрен булдырмау мәсьәләләренә кагылды, җәйге каникуллар вакытында, лагерьларда балигъ булмаган балалар белән профилактик чаралар үткәрү кирәклеге турында әйтте.

Райондагы «Данадис» җәмгыяте директоры Илнур Исхаков исә үз чыгышында машина йөртүчеләргә рейска чыгар алдыннан медицина тикшерүе үткәрелү һәм транспорт чараларының техник торышын контрольдә тотуны оештыру мәсьәләләренә тукталды.  Олег Космаков үлчәү һәм габаритлы контроль һәм юл буе полосасы мәсьәләләрен күтәрде.

Утырыш барышында “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ Буа бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитованың агымдагы елның биш аенда бүлек тарафыннан безнең районда нинди профилактик чаралар үткәрелүе турындагы, район территориясе аша уза торган “Цивильск-Ульяновск” федераль автомобиль юлы кураторы Евгений Кулыгин, “Главтатдортранс” төбәк автомобиль юлы кураторы Ягъфәр Абдуллинның чыгышлары да тыңланды.

Реклама

Утырышта Матак - Шланги - Иске Чүпрәле автомобиль юлындагы кырларда эшләүче авыл хуҗалыгы техникасы өчен съездның булмавы, юл билгеләре турындагы мәсьәләләр дә күтәрелде.

Утырыш ахырында Данис Сатдинов киңәшмәгә йомгак ясады һәм вазыйфаи затлардан юлларда куркынычсыз юл хәрәкәтен тәэмин итүне шәхси контрольгә алуны сорады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев