Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Югары Каракитә  һәм Татар Бизнәсе авылы кешеләре су җитмәүдән зарлана

Зар эзеннән.

Чишмә - изге чыганак, табигатьнең алыштыргысыз хәзинәсе.

“Чишмәнең суы чиста, ул сусауны гына басмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә”, – дигән борынгылар. Читтә яшәүчеләр дә үз авылын шундый чишмәсе белән искә ала, сагына.

Бүгенге көндә инде чишмәләргә йөрүләр сирәгәйсә дә (һәркемнең йортында су краннан агып тора), чыганакларга хөрмәт кимеде дип әйтеп булмый. Изге чишмәләр яңартыла, саекмасын өчен сулыкларда чистарту эшләре алып барыла.

Быел да район буенча берничә чишмә халыкның үз теләге белән чистартылган, төзекләндерелгән. Иске Чүпрәленең Ленин урамы башындагы чишмәдә дә төзекләндерү, тирә-юнен тәртипкә китерү эшләре дәвам итте. Анда балалар өчен уен мәйданчыклары ясалды. Чишмә янында өлкәннәр утырып ял итә, табигатьне күзәтә, кошлар моңын тыңлый алырлык урыннар булдырылды.

–Быел җәен әлеге чишмәне төзекләндерү, тирә-юнен тәртипкә китерү өчен 300 меңнән артык сумга эшләр башкарылды, -ди Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов.

Cу кадере исә беткәч беленә

Ел коры килгәндә чишмәләр дә кибә. Югары Каракитә  һәм Татар Бизнәсе авылы кешеләре дә су җитмәүдән зарлана

Зар эзеннән

“Өйләребезгә бер ел элек су керткән идек, быел исә су булмады да диярлек”,  дигән зар килеп иреште  алардан. Югыйсә, инде көз – бакча сугаручылар юк, узган җәйне дә корылыклы дип әйтеп булмый. Ни сәбәпле юк икән соң су дип, без әлеге проблеманы ачыкларга юнәлдек.

Дөрес, Марс авыл җирлегендә генә түгел, район үзәгендәге кайбер өйләрдә краннарда су басымы кими, ял көннәрендә кичкегә бөтенләй дә бетә. Районда ничә еллардан бирле халыкны су белән тәэмин итү буенча зур масштаблы эшләр башкарылуга карамастан, су җитмәү проблемасы һаман да актуаль булып кала шул әле.

Югары Каракитә авылының Ленин урамындагы 54нче йортта яшәүче Гөлсинә Миначева белән күрешәбез. Алар, 94 яшьлек әнисе Гөлҗиһан әби белән бергә яшиләр, тигез, матур гомер кичерәләр. Авылда су кертү эшләре башлангач та гариза язып өйләренә су керткәннәр.

– 2015 ел иде. Пенсиябез әлләни зур булмаса да, 31 мең сум акча табып шушы эшләр өчен түләдек. Өйдә генә кран ачып су ала башлагач бик шатланган идек. Тормыш шундый җайлашты – шәһәрнеке кебек булып китте. Быел менә май башыннан бирле су юк. Ишек алдыбызда җиде метр тирәнлектә кое бар-барын. Әмма анда да су күләме бик аз. Тормыш бит ул – кер юасың да бар, мунчасын да ягасы. Сусыз бик авыр, - ди Гөлсинә ханым.

Югары Каракитә авылында яшәүче өч бала әнисе Румия Шәкурова да сусыз калулары турында сөйли.

– Агрофирма филиалында бозаулар карыйм. Эшкә киткәндә бәлки кичен кранда су булыр, дип уйлап китәм. Кичен булмагач, иртән булыр бәлки, дибез. Әмма өметебез бушка була. Автомат кер юу машинасын эшләтә алган юк. Берүземә дүрт ир-егет – өс-баш киемнәре генә дә әллә ничаклы, юарга су юк, -дип зар белдерде ул да.

Краннарда су бетүнең сәбәпләрен белешү максатыннан Түбән, Югары Каракитә, Татар Бизнәсе авылларын берләштергән Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфикъ Җамалетдиновка мөрәҗәгать иттек. Аның сүзләренчә, быелның май ае башында ук Марс авылы җирлегенә караган Югары Каракитә авылының 127 йорты һәм 119 йортлы Татар Бизнәсенең бер өлеше сусыз калган. Чөнки су челтәрен тәэмин итүче чишмәдә су азайган.

– 2010 елдагы корылыкта да шулай булган иде. Безнең җирлеккә хас күренеш бу, -ди авыл башлыгы. -  Явым-төшемсез елларда җиде метр тирәнлектәге коелар да кибә. Чишмә дә бер генә. Ул Татар Бизнәсе авылы янында. Каракитә авылында андый су чыганаклары юк. Безнең авыл җирлегендә һәр йортны шушы чишмә суы белән тәэмин итү 2015 елда башланган иде. Моңарчы су бер дә бетмәде. Менә быелгы корылык үзен сиздерде. Татар Бизнәсендә дә, Югары Каракитәдә дә торбаларда су бетте. Әлбәттә, халыкның канәгатьсезлеген аңлап була. Район җитәкчелеге дә белә бездәге хәлне. Проблеманы хәл итү юлларын эзли.

Әлеге хәлгә аңлатма бирүен һәм проблеманы хәл итү юллары ниндирәк икәнлеген ачыкларга теләп район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов белән дә сөйләштек. Ул:

– Чуваш Бизнәсе авылындагы көчле чишмәләрдән Мунчәли, Матак, Ишле һәм Кәкерле  авылларына баручы төп магистраль - су юлына Марс авыл җирлеген дә тоташтыру планы бар, - диде.

Проект-смета документа-цияләрен дә эшли башлаганнар.

– План буенча Татар Бизнәсе авылындагы карьер янына тагын бер сусаклагыч башня куярга исәп, аңа да су шушы Чуваш Бизнәсе янындагы башнядан тартылачак. Ә яңа куелган сусаклагычта Югары Каракитә, Татар Бизнәсе авылларына җитәрлек күләмдә су булыр, дип уйлыйбыз, - ди Д.Сатдинов.

Белешмә

«Чиста су» республика программасы нигезендә 2014 елдан алып бүгенге көнгә кадәр районга 907 млн. 800 мең сум финанс ярдәме бирелгән.  Быел гына да районда 31,57 километр озынлыкта суүткәргеч торбалар салынган һәм файдалануга тапшырылган. Әлеге эшләр нәтиҗәсендә Хорновар-Шигали, Урман асты Шигалие һәм Яңа Шигали, Чуваш Чүпрәлесе, Иске һәм Яңа Дуван авылларындагы йортлар су белән тәэмин ителгән.

Район буенча эчәргә яраклы суга көнлек ихтыяҗ – 8-9 мең куб.

 

Краныгызда су бармы?

 

Илгизәр Хөснетдинов:

–Без Иске Чүпрәле авылының “Дачный” дип йөртелә торган ягында яшибез. Су бирү еш туктатылып тора дип зарлана алмыйм. Ә табиб буларак халыкка чиста суны ешрак эчегез дип киңәш итәм. Чөнки иртән уянгач та эчелгән ике стакан су эчке органнарны уятып җибәрә, актив эшчәнлеккә көйли.

Ашарга ярты сәгать кала эчелгән бер стакан су ашкайнату эшчәнлеген  яхшырта.

Мунчага барыр алдыннан эчелгән бер стакан су кан басымын күтәртми.Төнгә каршы эчелгән бер стакан су инсульт һәм йөрәк өянәге булу куркынычын күпкә киметә. Йоклаганда аягыгызны көзән җыера икән, бу очракта да төнгә каршы су эчү файдалы.

 

Данир хәзрәт   Шәрәфетдинов:

– Кайберәү-ләр: «Аллаһы Тәгалә биргән су бит ул, ник әле аны теләгәнчә файдаланмаска»,- диләр. Аллаһы Тәгалә: «Су, җир, һаваны кешеләргә мин бирдем. Кулланыгыз, файдасын күрегез, ләкин кайдан килгәнен онытмагыз»,- ди. Исраф, ягъни кирәгеннән артык сарыф итү дә динебездә гөнаһлардан санала. Ягъни һәр нәрсәдә, шулай ук су кулланганда да, чаманы югалтмаска кирәк.

Кранга су бирелү-бирелмәүгә килгәндә, быел җәйлеген су бирелмәү бик еш булгалады. Шунысы яхшы, башта төрле чыганаклар аша хәбәр итәләр. Без исә суны тутырып калабыз. Гел килеп тормаганда суның кадере беленә шул.

Җәүһәрия  Баһаветдинова:           

– Бездә кранда су бетә.  Күп җиргә мөрәҗәгать итеп карадык. Янәсе, без авылның иң югары урынында яшибез дә, су басымы кимегәнлектән безгә су җитми.

Җәй көне бик авыр инде сусызлык. Бакчаларын да краннан килгән су белән сугаручыларга ачуланабыз, әлбәттә. Шундыйлар кеше хәленә керә белсен иде бераз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев