Яшел Үзәннән “Яшь йөрәкләр” Чүпрәлегә килде
Яшел Үзән районының Норлат авылыннан “Яшь йөрәкләр” берләшмәсе Чүпрәлегә килде.
Әлеге берләшмәдә 50 яшьтән өлкәнрәк 40 ка якын хатын – кыз бар. Узган ел алар Россия Президенты грантына заявка биргәннәр һәм 500 мең сум акча отканнар. Ул акчага сәхнәдә чыгыш ясау өчен милли киемнәр, спорт жиһазлары алганнар.
“Алтын” спорт комплексында кунакларны милли киемдәге ветераннар баянчылар триосы “Чүпрәлем” көен башкаруы астында ипи – тоз белән каршы алды. Техник сәбәпләр нәтиҗәсендә юлда бераз тоткарланырга туры килсә дә, кунакларның кәефе әйбәт иде. Автобустан төшә – төшүк биеп тә киттеләр. Чара зур спорт залында тантаналы бүлектән башланды. Район мәдәният бүлеге начальнигы Зөлфәт Сәгъдиев норлатлылырны Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров исеменнән җылы тәбрикләде, шушы кадәр араны узып районыбызга килүләре өчен рәхмәт белдерде һәм коллектив җитәкчесе Ләлә Хәҗиповага истәлек бүләге тапшырды.
Россия Пенсионерлар союзының район бүлекчәсе начальнигы Дамир Алимов һәм ветераннарның район советы җитәкчесе Роберт Закиров та кунакларга ихлас тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр. Аннан соң берләшмә исеменнән район ветераннары спортында иң актив катнашучы, Яңа Чүпрәле авылы ветераннары советы рәисе Җәүдәт Мөдәрисовка скандинавия йөреше өчен махсус таяклар тапшырдылар. Аннан соң залда Чүпрәле һәм Норлат өлкәннәре күмәкләшеп физкультура күнегүләре ясадылар, бергәләшеп биеделәр, җырладылар. Җыр белән чыгыш ясау буенча күберәк мөмкинлек кунакларга бирелде. Аларның үтә дә матур итеп тегелгән сәхнә киемнәре, әлбәттә, күз явын алырлык иде. Алар башкарган һәр чыгышны тамашачылар көчле кул алкышларына күмде. Равилә Шәрәфетдинова җырны башкарып бетергәч тын гына елап та җибәрде. Сәбәбен шунда ук ачыкладык. Аның әнисе Иске Чокалыдан икән. Күптән түгел генә вафат булган. “Әнкәйнең туган ягын бик кайтып күрәсем килгән иде. Ходай ризалыгы белән максатыма ирештем”, - диде ул күз яшьләрен сөртеп.
“Элек елларда без гади генә авыл тормышы белән тын яшәдек. Яр Чаллы шәһәрендә төрле җаваплы эшләрдә хезмәт куйган авылдашыбыз Ләлә Хәҗипова Норлатка кайткач икенче сулыш алдык. Авыл өлкәннәрен бергә туплап “Яшь йөрәкләр” төркеме оештырды, клубта җыр – бию түгәрәге ачылды, хорда җырлый башладык, вокал һәм хореография белән бик теләп шөгыльләнүчеләр барлыкка килде. Кыш көннәрендә көн саен диярлек чаңгыга басабыз, скандинавия йөрешен үз иттек, экскурсияләргә чыгабыз, күп тарихи урыннарда булдык, Казан театрларына йөрибез, бергәләшеп бәйрәмнәрне һәм туган көннәрне билгеләп үтәбез”, - дип сөйлиләр “яшь йөрәкләр”. Очрашу бик күңелле үтте. Соңыннан мәдәният бүлеге начальнигы Зөлфәт Сәгъдиев хореограф Гөлчәчәк Шакировага район башлыгы Марат Гафаровның Рәхмәт хатын тапшырды. Кичке якта норлатлылар Туган якны өйрәнү музеенда да булдылар. Безнең якта табылган экспонатларны алар бик кызыксынып карадылар, күп кенә сораулар да бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев