Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан
Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.
Сораштыру
Радик Мөхәммәтҗанов, Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы:
– Безнең җирлек өч авылны: Яңа Кәкерле, Яңа һәм Иске Ишле авылларын берләштерә. Федераль трассадан авылга килүче юлны райондагы юл төзү оешмасы чистарта. Яңа Кәкерле, Иске Ишле мәктәпләренә кадәрге асфальт юлны чистарту да алар карамагында. Авыл эчләрендәге юлларны машиналар һәм җәяүлеләр йөрерлек итеп төрттерүне исә без оештырабыз.
Быел “Перспектива” оешмасыннан “МТЗ-82” тракторын арендаладык, аны идарә итүгә үзебезнең җирлектән тракторчы билгеләдек. Авыл эчендәге юлларны кардан чистарту эшендә, шулай ук, “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасы, “К-700” тракторлары белән һәм тракторлары булган авылдашлар да ярдәмгә килде. Хәлебездән килгәнчә, ялгыз яшәүче, өлкән кешеләрне дә карап торырга тырышабыз.
Гөлфәрия Айнуллова, Татар Төкесе авылы:
– Күптәннән инде мондый кар-бураннарны да, суыкларны да күргән юк иде.
Тормыш иптәшем белән икәүдән-икәү яшибез. Икебез дә олы яшьтә. Әйтергә кирәк, үткән еллар белән чагыштырганда, авыл урамнарын быел бик чиста тоталар. Йорттагы, өйдән чыгып-кереп йөрү юлларын түләп чистарттырабыз.
Елена Матюшина, Иске Чүпрәле авылы:
– Ишелеп яуган карлар кыенлыклар тудырды. “Дачный”да кар күп явуның “стихия“ булуы бик тә сизелде. Юлларны вакытында ачып өлгерә алмадылар. Җәяүлеләргә генә түгел, машиналарга да хәрәкәт итү авырлашты.
Аңлыйм, өлгереп булмыйдыр. Без яхшыга тиз күнегәбез шул, юлларның да һәрвакыт төрттерелгән, җәяүле өчен тротуарларның да чистартылган булуын телибез.
Өй каршыларында да өем-өем таулар хасил булды. Юлдан килүче машиналар да ул тау каплаганлыктан, күренми. Сак булсыннар иде инде, райондашлар. Кем әйтмешли, алдын-артын карап йөрсеннәр, бәлага тарымасыннар.
Язны көтәбез. Җәй айларында бик теләсәң дә бер кашык та кар табып булмаячак.
Олег Албутов, Түбән Чәке Чәке авыл җирлеге башлыгы:
– Безнең Түбән Чәке авыл җирлегенә биш авыл керә. Авыллар район үзәгеннән дә, бер-берсеннән дә шактый еракта урнашкан. Авыл җирлеге чистартып торырга тиешле юллар 27 км.га җыела. Әйе, соңгы атнада күзәтелгән кар-буран кыенлыклар да, проблемалар да тудырды, халык та да зарланды.
Өлгереп булмый бит, чистарткан гына буласың, тагын кар каплап китә. Урамнарны чиратка салдык. Бу эштә Түбән Чәке авылында, Анатолий Матюшин үзенең МТЗ тракторы, “Агротранспорт”, цеолит эшкәртү заводы, чиркәү дә үз техникалары белән ярдәм иттеләр. Аларның һәркайсына, шулай ук, Кече Аксу авылында яшәүче Владимир Солдатовка, Татар Шатрашаны авылында – Ринат Айзәтовка, Зөфәр Алимбековка, Сәмигулла Төхфәтуллинга рәхмәт әйтәсе килә.
«Бер авырлыгы-бер җи-ңеллеге»,- дигәндәй, чистартырга мәшәкатьле булса да тагын да яусын иде әле кар, дип телибез. Җир дымга туеначак, чишмәләрдә су күләме артачак.
Дилүзә Аббазова:
– Без үскәндә шундый була иде кышлар. Кар күп булганга, язын елгалар тулып ташый, бозлар күперләрне «ала» иде. Хәзер карны сусыз диләр бит. Күтәреп карасаң да бер көрәк карның бернинди авырлыгы юк.
Карның күплеге, мәшә-катьле булса да шатландыра гына. Чөнки без, Россиянең урта поласасында яшәүчеләр, шуңа күнеккән.
Гөлнара Юнусова, Зур Чынлы авылы:
– Соңгы атналарда яуган карлар бар җиһанны акка күмеп китте, элек без бала чактагы күп карлы еллар хәтергә төште. Ишегалларыннан, йортлардан чыгарылып түгелгән карлар тау көртләре хасил итте.
Авылыбыз районнан читтә урнашкан булса да, буранлы-карлы көннәрдә юлсыз утырмадык. Авылны федераль трасса белән тоташтыручы юл да вакытында чистартылды, машиналар кереп-чыгып йөри алды авылга. Әлеге юлны райондагы юл хезмәте егетләре көндез дә, төнлә дә чистартып тордылар. Авыл эчендәге урамнарны да тракторлар төрттереп, чистарттылар. Бу уңайдан авыл халкы юл хезмәте оешмасына да, эшне дөрес оештыра алучы авыл җирлегенә һәм авылдагы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Равиль Бикчуровка да рәхмәтле.
Кар көртләре белән көрәш
Январь аеның узган 20 көнендә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан. Кар катламының гомуми калынлыгы - 65 см.
Быел кар бик күп булды. Яңа ел бәйрәмнәрен карсыз каршылыйбыз ахры, дип борчылсак та, бәйрәмнәр алдыннан да, бәйрәмнәрдән соң да кар ишелеп-ишелеп явып та күрсәтте инде.
Авылдамы, шәһәрдәме – кайда да кар көрәп бетерерлек түгел. Көчле бураннардан соң иртән урамга чыгуга ишегалларында, өй каршыларында тирән кар көртләре каршы алды барча халыкны.
Метеостанция ни сөйли?
Райондагы Метеостанция оешмасы хезмәткәре Вера Афанасьевадан белешеп алуыбызча, яңа елның беренче аенда, башка еллар белән чагыштырганда, кар нормадан артык төшкән. Көчле кар яву 10 январьда күзәтелгән. Бу көнне тәүлеклек явым-төшемнең күләме 18,9 мм.ны тәшкил иткән, ягъни җиргә уртача 14 см. калынлыкта кар яткан. 14 январьда исә тәүлегенә 10,3 мм явым-төшем күзәтелгән, җиргә 11,2 см калынлыкта кар яткан. 2020 елның 31 декабрена район территориясендә кар катламы 25 см. тирәнлектә булса, январь аеның 20 көнендә генә дә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан, ягъни кыш башланганнан алып бүгенге көнгә кадәр җирдә 65 см. калынлыкта кар яуган. В.Афанасьева белдерүенчә, басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.
Кыш ничек уза?
Карлы-буранлы көннәр январь аенда чиратлашып килде. Районда 13 январь иң салкын көн буларак тарихка кереп калды. Бу көнне һава температурасы төнлә -35-36 градус салкынлыкны күрсәтә иде. Төрле авылларда салкынлык төрлечә булды. Хәтта авылның төрле урамнарында да төрле һава температурасы күзәтелде. Бу авылның яисә урамның түбәнлектә яисә югарырак урнашуына бәйле.
Кар яуган, көчле буранлы көннәрдә кар чистарту техникасы да, аларны идарә итүчеләр дә тик тормады, билгеле. “Фламинго” җәмгыяте җитәкчесе Альфред Низамов әйтүенчә, җәмгыятьнең биш берәмлек кар чистарткыч һәм төрттергеч техникасы тәүлек буе район үзәгендәге юлларны, урамнарны кардан чистартуда эшләгән. Юл кырыйларындагы тротуарлар да “Фламинго” җәмгыяте карамагында.
Безнең район территориясенә туры килгән федераль трасса һәм авылларга баручы юлларны исә райондагы “Татавтодор” оешмасы карап тора. Биредә дә юлчылар грейдерлар белән тәүлек дәвамында юлларны төрттереп, трассаны кардан чистартуда хезмәт куйдылар. Авыл эчендәге юлларны чиста тоту авыл җирлекләренә йөкләнгән. Төрле авыллардан килгән хәбәрләр дә төрлечә, кайсыдыр авыл җирлегендә кар өеме белән көрәшнең оештырылуына рәхмәтле булса халык, кайбер авыл кешеләреннән зарлар да килеп иреште. Буран да тынмый тормый. Сорашып алуыбыздан күренгәнчә, буран тынган арада, соңгы көннәрдә авылларның һәр урамы узарлык итеп чистартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев