Реклама
Көн вакыйгасы
Яңа Ишле авылында чишмә ачылды
Чишмәне яңадан тогызу илебездә гамәлдә булган “Тирә-як як мохитне саклау” Президент Гранты бәрабәренә мөмкин булды. Грант отуга проектны Чүпрәле поселокара китапханәсе язган.
Яңа Ишле авылындагы бу чишмәнең еракларга барып тоташкан тарихы бар. Һәм ул шул авылда яшәгән, нәселе күптамырлы булган Вәлиулла абзый исеме белән дә бәйле.
Безнең яклардагы авылларда эчәргә яраклы су проблемасы һәрзаман булып килде. Элек бит коелар да хәлле кешеләрдә генә иде. Яңа Ишледә дә тәмле сулы кое Зариф абзыйларда булган. Авылның көнчыгышындарак урнашкан урамнарыннан ул коега барасы өчен шактый юл үтәргә туры килгән. Үз тирәләрендә чишмә дә булган, әмма анда чиләк тулганны озак көтәсе. Суы аз бу чишмәне халык “учлап-учлап тутырып ала торган” дип сөйләгән. Шуннан аңа “Учлаб чишмәсе” дигән исем ябышып калган. Чишмә Вәлиулла абзыйлар янәшәсендә генә икән, суы бик тәмле, ди үзенең. Шуңа халык аны үз иткән, аннан кеше өзелмәгән.
Әмма еллар узып, заманалар үзгәреп, халык өй каршында гына коелар казыткач, аннан соң һәр авылга, һәр өйгә су челтәре аша гына су килә башлагач, чишмә онытылган, күмелә дә башлаган. Тик туган үскән-якларын, аның табигатен хәтерләп яшәүчеләр дә байтак бит. Вәлиулла аюзыйның оныгы Римма да нәкъ шундыйлардан. Әлеге ханыи үз туган авылына, аның кешеләренә ярдәм итеп яшәве белән үзен райондашларга инде күптәннән танытты. Ул Тәтеш районында “Ак калфак” оешмасының җирле бүлеген җитәкли, шул ук вакытта хур гына авыл хуҗалыгына караган ширкәт хуҗасы да. Аның әнисе Сара апа (мәрхүмә) да райодашларга бик таныш кеше. Бер елны ул җыеп барган пенсия акчасына авылда җәяүле күпере төзетеп куйган иде. “безнең райондагы “Ак калфак” бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфия Яфизова проект язып, грант отса, Римма ханым Сафиуллова үзеннән дә өлеш кертеп, чишмәгә яңа сулыш “өрәләр”. Хәзер чишмә яны танымаслык булып үзгәргән. Суы да зәвыклы итеп ясап куелган самовар краныннан килеп тора. Утырып ял итү өчен урыны да бар, тирә-ягы тотып алынган. Эшләрне районның “Перспектива” җәмгыяте башкарган.
Республика, район көнен билгеләгән көннәрдә әлеге чишмәнең тантаналы ачылышы да булды. Хәзер инде аны “Вәлиулла чишмәсе” дип атаганнар. Тантанага Римма ханым да һәм тагын бик күп кунаклар – шунда туып-үскән ишлелеләр кайткан, район башлыгы Марат Гафаров, авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов та, авыл халкы да килгән иде. Чишмә янында халкыбызның фольклор уеннары аша өлкәннәрнең яшҗлек еллары искә төшерелде, җырлар башкарылды, мәртәбәле җитәкчеләрнең чыгышлары тыңланды.
Җыелган халык тиз генә таралмады – алар Римма ханымның туган нигезендә әзерләнгән муд өстәлләо артында корбан ашлары ашадылар. Чишмә ачу тантанасы шулай итеп авыл бәйрәменә әверелеп китте. Һәм яңаишлеләр мондый очрашуны нәкъ шул урында һәр елны уздырырга сүз куештылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев