Яңа Чүпрәле авылы мәчетенә 20 ел
Әссәләмәгаләйкүм, хөрмәтле җәмәгать һәм мөхтәрәм якташларыбыз!
Сезгә Чүпрәле районы Яңа Чүпрәле авылы мәхәлләсе Советы мөрәҗәгать итә. Авылдашларыбызның, оешма- предприятиеләрнең һәм, әлбәттә, изге күңелле кайбер якташларыбызның күмәк тырышлыгы һәм матди ярдәме белән авылыбызда, нәкъ элеккеге мәчет урынында, яңа мәчет төзү эшен башлаган идек һәм 1996 елның август аенда ул ишекләрен ачты. Авылда яшәүчеләр үз мөмкинлекләренә карап, мәчет төзелешенә ярдәм иттеләр. Берәүләр акчалата, ә икенчеләре кул көче белән. Гомумән, Аллаһ ризалыгы өчен эшләүчеләр күп булды, аларга ихлас рәхмәт сүзебез. Мөселман халкы бу мәчетне бик тиз үз итте, бирегә килүчеләрнең саны артканнан-арта барды. Хәзер ел саен изге Рамазан аенда 50- 60 кешелек авыз ачу, ифтар мәҗлесләре үткәрелеп килә, матур гына дини бәйрәмнәр уза, дини укулар оештырыла. Авыл яшьләренең дә мәчеткә тартылуы күркәм күренеш. Без бүген дә мәчетебезнең ябылып тормавын, һәрвакыт мөселман кардәшләребез белән тулып торуын телибез. Иншаллаһ, милли җанлы халкыбыз булганда мәчет ябылмас, авылга иман нуры сибеп, кешеләрне дингә тартып, даими эшләп торыр дип ышанабыз.
Бүгенге көндә мәчетебезнең яңадан торгызылуына багышлап, 20 еллык юбилейны билгеләп үтү өчен әзерлек эшләре бара. Шушы уңайдан барлык авылдашларны, безнең төбәктә туып читтә гомер итүче һәм әти- әниләренең, әби- бабайларының һәм якын туганнарының каберлекләре монда сакланган якташларыбызны, гомумән Яңа Чүпрәлене үзенең кече Ватаны итеп санаган барлык мөселман кардәшләребезне олы мәҗлескә чакырабыз. Тантана программасы киң һәм мавыктыргыч итеп эшләнде. Анда Коръән укулар, әрвахларны зираят кылу, алар рухына багышлап дога уку, авыл тарихы һәм аның күренекле шәхесләре белән очрашулар, чәй өстәлләре һәм күңел ачу мәйданчыклары оештыру каралган. Ул көнне корбан чалучылар да күп булыр дип көтелә. Чаралар иртәнге 10 сәгатьтә башлана. Мәҗлесне уздыруга матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен "Ак Барс" банкындагы счетыбызны тәкъдим итәбез:
ДО"Дрожжановский №1" Зеленодольский филиал ОАО "Ак Барс" Банк.
БИК 049205805. р/сч 40703810801100000008. к/сч 30101810000000000805. ИНН 1617004550. КПП 161701001. Местная мусульманская организация - Приход села Новое Дрожжаное мухтасибата Дрожжановского района, центральной религиозной организации- духовного управления мусульман Республики Татарстан. Имам - хатип Сабитов Мансур Насретдинович, тел: 89625637268. Насретдинов Надир Абзалович- 89274485382.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев