Янә мошенниклар: бу юлысы алар Иске Чүпрәледә яшәүче ханымны алдый алмыйлар
Мошенниклар алдый алмаган кешеләргә кабат-кабат шалтырата.
Мошенниклар янә үз активлыкларын күрсәтә. Бу юлы аферистлар Иске Чүпрәле авылында яшәүче бер ханымның кесә телефонына шалтыраттылар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге хәбәр итә.
Билгесез зат, хатын-кызның ышанычын яуларга омтылып, үзен Саклык банкы хезмәткәре итеп таныштыра һәм, янәсе, абонент номерын алмаштыруы турында хәбәр итә. Аннан соң ул, ханым исеменә ниндидер кешеләр кредит рәсмиләштерергә омтылылуларын әйтә һәм паспорт мәгълүматларын хәбәр итүен сорый.
Әмма райондашыбых билгесез затның сүзләренә ышанмый һәм мәгълүматлар бирүдән баш тарта. Шул рәвешле, мошенниклык кылуны, һәм үз счетларындагы акчаларны саклап, шулай ук, үз исеменә кредит рәсмиләштерүне булдырмый кала.
Хөрмәтле райондашлар, сак һәм уяу булыгыз! Билгесез затлар белән телефоннан сөйләшмәгез. Мошенниклар үзләрен төрле хезмәтләр, аерым алганда, банк, прокуратура, полиция хезмәткәрләре титеп таныштыра.
2022 елның гыйнварында гына да район территориясендә 3 мошенниклык очрагы теркәлде.
Бу хакта тулырак укыгыз Мошенниклар активлашты: бер тәүлектә районның ике кешесе аларның хәйләсенә эләккән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев