Якташыбыз Равил Мифтах улы Низаметдиновка бүген 90 яшь тулган булыр иде
СССРның Социалистик Хезмәт герое, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, элек елларда районыбызның Бауман исемендәге колхозын, аннан соң авыл хуҗалыгы идәрәсен җитәкләгән, 1972 елда Яр Чаллы шәһәренең Тукай районында “Весенний” совхозын оештырып СССР күләмендә дан яулаган якташыбыз Равил Мифтах улы Низаметдиновка бүген 90 яшь тулган булыр иде.
Районыбыз үз каһарманнарын онытмый. Бүген район үзәгендәге геройлар аллеясында якташыбызны искә алу уңаеннан митинг узды, аның бюсты янына чәчәкләр куелды.
Тантнананың икенче өлеше Геройның туган авылы – Яңа Чокалыда дәвам итте. Район үзәгеннән килгән делегация башта Равил Низаметдиновның тормыш юлын һәм эшчәнлеген чагылдырган экспонатларны үз эченә алган музейда булдылар, аннан соң 2015 елдан башлап аның исемен йөртүче мәктәпкә керделәр, авыл мәдәният йортында тантаналы чарада катнаштылар. Алар арасында каһарман белән бергә эшләү насыйп булган, азмы – күпме аның гаиләсен белгән, балалары белән бергә үскән кешеләр бар иде.
...Залда “Олы юлның тузаны” дигән татар халык җыры яңгырый. Чараны алып баручылар: “әлеге җырны Равил Мифтахович бик яратып тыңлый торган иде,” - дип белдерделәр. Сәхнәгә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов чакырылды. Ул Равил Низаметдиновны якыннан күреп белүе турында кызыклы гына вакыйгаларны искә төшерде. Казан медицина институтында Равил Мифтаховичның кызы Энҗе белән бер вакыттарак укыганнар алар. Әтисе студентлар яшәгән тулай торакка еш килгәли торган була. Салкын кыш айларында да әле генә сабагыннан өзеп алган яшелчәләр дә китергән ул.
Студентларның укулары, яшәү шартлары белән дә гел сораштырып торган. Әтисе киткәч Энҗе иптәшләрен кунакка чакырып теплица яшелчәләре белән сыйлый торган булган. “Аның әти кеше буларак үз баласына карата мөнәсәбәтенә сокланмый мөмкин түгел иде”,- ди Айрат Фиркатович. Равил Низаметдинов җитәкчелеге астында авыл хуҗалыгы идарәсендә баш агроном булып эшләгән Әмир Сабирҗанов, инженер хезмәтен башкарган Әнсаф Рәкыйпов ул еллардагы күп кенә вакыйгаларны искә алдылар, аның чын җитәкче, оста оештыручы булуы турында сөйләделәр. Төгәлрәк саннарга авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе начальнигы Тәлгат Халитов тукталды. Ул чорда беренче мәртәбә район буенча һәр сыердан еллык савым уртача 3500 килограммга җитә. Ит, сөт һәм йон җитештерү белән беррәттән кырчылык продукциясе дә арта.
Яңа Элмәле авылы җирлеге башлыгы Роберт Дружков һәм ветераннарның район советы рәисе Роберт Закиров, Равил Низаметдиновның бертуган апасының кызы Зәйтүнә Хисаметдинова, терлекче булып эшләгән Мәрьям Халимова, механизаторлар Александр Карсаков, Николай Герасимовлар да каһарманның тормыш юлын, эшчәнлеген тәфсилләп сөйләделәр. Якташларының якты истәлегенә сәхнәдә бер – бер артлы җырлар да яңгырады. Чараны тиешле дәрәҗәдә оештырганнары өчен мәктәп һәм мәдәният йорты коллективларына, ветераннарның район советы президиумы члены Мансур Хәйруллинга рәхмәт сүзләре әйтелде. Агымдагы елда Яңа Чокалы халкын тагын бер зур вакыйга көтә. 25 сентябрьдә республикабызның танылган язучысы, романнары күп телгә тәрҗемә ителгән РСФСР һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Рәкыйповның тууына 90 ел тула.
..Равил Низаметдинов 1929 елның 10 мартында Яңа Чокалы авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән. Равил бик яшьли әти - әнисез ятим кала. Җиде сыйныф тәмамлагач Тукай исемендәге колхозда эшли башлый. Флотта хәрби хезмәт итеп кайткач егетне колхоз рәисе урынбасары итеп билгелиләр. Шул елларда читтән торып югары белем ала. Җиде елдан соң берләштерелгән Бауман исемендәге колхозга рәис итеп сайлана һәм берничә елдан авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы итеп билгеләнә. Авыл хуҗалыгы производствосында ирешкән уңышлары өчен 1966 елда Хезмәт Кызыл байрагы һәм 1971 елда “Почет билгесе” орденнары, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек була, Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын, көмеш һәм бронза медальләре, Ленин ордены, “Урак һәм Чүкеч” алтын медале белән бүләкләнә. 1972 елның көзендә аңа төзелеп килүче Яр Чаллы шәһәренең теплица комбинаты директоры вазыйфасын йөклиләр. Шунда ул данлыклы “Весенний” совхозын оештыра. Аның җитәкчелеге астында 30 гектар мәйданны биләгән зур теплица хуҗалыгы барлыкка килә, анда кыш буе кыяр, помидор, яшел суган, аш тәмләткечләр үстерәләр. Хуҗалык тирә-яктагы шәһәрләрне һәм авылларны сабагыннан яңа өзеп алынган витаминлы яшелчә белән тәэмин итеп тора. Хатын – кызлар көне – 8 Марка төрле-төрле чәчәкләр үсеп җитә торган була.
Моннан тыш 46 гектарлы ачык туфракта да яшелчә үстерә башлыйлар. Монда сузылган торбаларның озынлыгы гына да 1680 километрга җитә. Аларны сузуда 150 ләп эретеп ябыштыручы эшли. 1975 елда теплица комбинаты үзенең беренче продукциясен бирә башлый. Шуннан соң һәр ел саен 12,5 мең тонна яшелчә сатуга чыгарыла. Бөтендөнья селекциясендәге перспективалы сорттагы чәчәкләр үстерү буенча блоклар ясала. Яр Чаллы һәм республиканың бик күп төрле шәһәрләрендә 1,5 миллионга якын сорттагы чәчәкләр сатыла башлый. Теплица комплексының уңышлы эшләвен тәэмин итү өчен 700 оя умарта корты үрчетелә. 1992 елдан башлап гөмбәләр үстерү максатыннан бер гектарда өч катлы комплекс файдалануга тапшырыла. Ел саен кибет киштәләренә 800 тонна гөмбә чыгарыла.
“Зәй” торак массивында “Весенний” совхозы хезмәткәрләре өчен 40 мең квадрат метр мәйданлы йортлар, тулай торак һәм балалар бакчасы төзи. Дистә ярым ел эчендә якташыбыз җитәкләгән совхоз СССР да яшелчә үстерү буенча иң алдынгы позициягә чыга. Заманында беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев “Весенний”ның шампиньон һәм яшелчә цехларын карап, гөмбә¬челәр һәм яшелчәчеләр эшчәнлеген югары бәялә¬гән иде.
Каһарман якташыбызның йөрәге 1993 елның 10 июнендә, 64 яшендә тибүдән туктый. Яр Чаллы шәһәренең Зяб бистәсендә һәм Чүпрәле районы үзәгендә аның исемен йөртүче урамнар бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев