Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә яңа уку елы башланды: хәерле сәгатьтә!

Район белем бирү учреждениеләрендә беренче кыңгырау чыңлады. 2021-2022 уку елында парта артына 1968 укучы утырачак, шул исәптән  тәүге  тапкыр 174 бала беренче сыйныфка килә.

Иске Чүпрәле күппрофильле лицей ишеген быел 15 бала ачып керә. Белем көне белән укучыларны  котларга район башлыгы Марат Гафаров һәм Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов килгән иде.

Уку елы башлану уңаеннан изге теләкләрен башлап белем бирү йорты директоры Наталия Маркова юллады. Ул үткән уку елын лицей билгеле бер уңышлар белән тәмамлавын,  агымдагысында тагын да зуррак бурычлар һәм планнар көтелүен билгеләп үтте.  Аларны хәл итүдә педагогларга һәм укучыларга ышаныч белдерде.  Укуларында аеруча уңышларга ирешүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Район башлыгы Марат Гафаров беренче сыйныфка килгән нәни балаларга  уңышлар, ә чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарда уңышлар теләде.

Район башлыгы шулай ук лицейда капиталь ремонт буенча республика программалары гамәлгә ашырылуын да билгеләп үтте. Агымдагы елда биредә  лицей түбәсе алмаштырылган, ашханәдә азык - төлек блогы яңартылган, шулай ук интернат-корпус төзелеше тәмамланып килә, лицей яңа җиһазлар белән җиһазландырыла һәм башкалар.

–«Китап укучы кешеләр телевизор караучы кешеләр белән идарә итәчәк», дигән гыйбарәне истә тотыгыз. Шуңа күрә күбрәк укыгыз, күбрәк белергә тырышыгыз, телевизорны азрак карагыз, компьютер уеннарына вакытыгызны әрәм итмәгез. Вакытның кадерегез белегез, барлык мөмкинлекләрдән файдаланыгыз, - диде Марат Ринат улы.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен Альберт Хәйретдинов җиткерде. Укучыларга уңышлы уку елы һәм яхшы билгеләр теләде.

Яңа уку елы башлану турында хәбәр итеп, беренче кыңгырау чыңлады, күккә төрле төстәге шарлар күтәрелде.  Уку елы уңышлы булсын! Хәерле сәгатьтә укучылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев