XXII «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона туры Чүпрәледә узачак
Сайлап алу турлары тамашачылардан башка узачак.
Зона этаплары республиканың ун шәһәрендә һәм авылларында: Әлмәттә (25-27 февраль), Чаллыда (1-2 март), Түбән Камада (6-7 март), Әгерҗедә (9-10 март), Чистайда (13-14 март), Арчада (17-19 март), Казанда (15-17 март), Лаешта (22-23 март), Иске Чүпрәле авылында (26-27 март) һәм Яшел Үзәндә (29-30 март) узачак. Казанда сайлап алу турлары 17-19 нчы мартта үтә.
Фестивальдә 50 меңнән артык кеше катнашачак. Конкурсантлар – 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге башкаручылар һәм коллективлар – үзләрен «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Иң яхшы җыр көе», «Иң яхшы җыр тексты» һәм «Иң яхшы видеоклип» номинацияләрендә тәкъдим итәчәкләр. Фестиваль өч яшь төркеме буенча уздырыла.
Катлаулы эпидемиологик вәзгыять аркасында, сайлап алу турлары, барлык санитар нормаларны үтәп, тамашачылардан башка узачак. Вирус инфекцияләре таралуны булдырмау максатыннан һәр муниципаль берәмлекнең иҗат коллективлары һәм башкаручылары номерлары катгый билгеләнгән график буенча тыңланылачак. Зона этапларының онлайн-трансляциясе оештырылачак.
9-13 нче апрельдә зона этаплары финалистлары КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексы һәм «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә узачак суперфиналда очрашачак. Биредә алар 22 нче апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак проектның гала-концертына чыгу мөмкинлеге өчен көрәшәчәкләр.
Фестивальдә җиңүчеләрнең исемнәре нәкъ менә биредә билгеле булачак. Быел ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең махсус призы булдырылды, аның кемгә тапшырылуы шулай ук гала-концертта билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев