Халыкара балаларны яклау көне Чүпрәледә чараларга бай булды
Балаларны яклау көнендә районда «Балачак бәйрәме» дип исемләнгән күңел ачу программасы оештырылды. Чара “Чүпрәле” паркында узды.
Җәйнең беренче көне үзенең һава торышы белән шатландырып торды. Көн дәвамында кояш нурлары үзенең җылысын бүләк итте. Бәйрәмгә килгән балаларның йөзләре дә чарлардан, җәйге каникуллар башланудан балкып тора иде.
Ел саен бөтен дөньяда 1 июньдә – Халыкара балалар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм "Созвездие-Йолдызлык" һәм "Без бергә!” фестивальләрендә чыгыш ясаган балаларның чыгышлары белән башланып китте. Моннан тыш, паркта мастер-класслар, уен программалары, күңел ачулар, ГТО мәйданчыгы һәм башка күп күңел ачу чаралары оештырылган иде.
Халыкара балаларны яклау көне белән Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов котладылар.
– Балалар – тормышыбызның мәгънәсе, бизәге. Гаиләләребез ныклы булсын, балаларның шат авазларыннан гөрләп торсын, – дип имин җәйләр һәм матур яллар теләделәр.
Җитәкчеләр "Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" республика мәдәни-мәгариф проектының муниципаль этабы җиңүчеләрен, шулай ук балалар театр коллективлары арасында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләделәр.
Сәхнәдә яшь талантлардан тыш, Яңа Уби төп мәктәбенең яшь хәрәкәт инспекторлары отряды чыгыш ясады, алар шулай ук "Имин тәгәрмәч" конкурсының республика этабында катнаштылар. Аларны Казан шәһәрендәге ТУ профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова котлады һәм җәйнең куркынычсыз узуын теләде.
Бәйрәмдә, мәгариф учреждениеләре тарафыннан әзерләнгән балалар һәм педагогларның кул эшләре күргәзмәләре белән танышырга мөмкин иде. Үзәк китапханә, музей һәм балалар иҗат йорты коллективлары да бәй күп кенә кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр.
Балалар бу көнне рәхәтләнеп асфальтта акбур белән рәсем ясадылар, таганнарда атындылар, батутта сикерделәр, тәм-томнардан сыйландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев