Урман янгыннарына бәйле хәлләр һәм штрафлар: Чүпрәледә утырыш узды
Соңгы атнада Татарстан Республикасында Әлмәт муниципаль районының урман фондында янгыннар теркәлде, анда 50 гектарга якын урман янды.
Бүген Чүпрәле районы Башкарма комитетында гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре буенча комиссия утырышы узды. Утырыш эшендә Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов катнашты.
Чүпрәле районы буенча гадәттән тыш хәлләрнең чираттагы утырышын чакыру республикада эссе һава торышы һәм урман янгыннары белән катлаулы ситуациягә бәйле.
Соңгы атнада Татарстан Республикасында Әлмәт муниципаль районының урман фондында янгыннар теркәлде, анда 50 гектарга якын урман янды.
Әлеге вәзгыять турында Чүпрәле районында 114 янгын сүндерү-коткару бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илвир Сәлахов сөйләде.
2021 ел башыннан Чүпрәле районында 15 янгын очрагы теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5кә кимрәк. Янгыннарда 1 кеше һәлак булды, 1 кеше зыян күрде.
2021 елда районда янгыннарның төп сәбәпләре булып түбәндәгеләр тора:
- коры үсемлекне һәм чүп-чарны яндырганда саксызлык;
- электр җиһазларын монтажлау һәм техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу;;
- ут белән саксыз эш итү (тәмәке тарту);
- мичләр һәм төтен юлларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу;
Данис Сатдинов, эссе һава торышы булу сәбәпле, бездә дә урман янгыннары булырга мөмкин, шуңа күрә барысы да катгый контроль астында булырга тиеш, дип билгеләп үтте.
Моның өчен халык белән, бигрәк тә урманнар янында, корыган үләнне яндыруга юл куймау буенча профилактик эш алып барырга кирәк. Шулай ук минераллаштырылган полосаларны яңартырга, ирекле янгын командаларын тулы әзерлеккә китерергә, барлык көчләрне һәм чараларны урманнарда янгыннарны күзәтүгә һәм булдырмауга юнәлдерергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, закон нигезендә коры үлән яндырган өчен физик затларга 2 меңнән 3 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 6 меңнән 15 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 150дән 200 мең сумга кадәр штраф каралган.
Янгынга каршы режим вакытында барлык суммалар да ике тапкыр арттырыла, юридик затлар өчен штраф 500 мең сумга җитәргә мөмкин.
Урман полосоларын юк итүгә китергән ут белән сксызлык җинаять җаваплылыгына китерергә мөмкин. Ул 200 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр штраф салуны күздә тота.
Штрафтан тыш, гаеплеләрне мәҗбүри яки сынау эшләренә җәлеп итәргә, шулай ук 8 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев