Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

“Туган як” ка языл һәм микроволновка от!” акциясенең җиңүчеләре билгеле

Газетабызның хөрмәтле укучылары!

 

Алдан вәгъдә иткәнебезчә, әле яңа гына  “Туган як” ка языл һәм микроволновка от!” дигән акциябезгә йомгак ясадык. Акция кысаларында редакциягә 98 газетага язылу квитанциясенең күчермәсе алынды. Аларны, килгән даталары буенча 1, 2, 3 санлап, (...98 гә кадәр) кертә бардык. Һәм шушы саннар язылган кәгазьләрне “лототрон” тартмасына салдык та, әнисе белән редакциягә килгән (танышыбыз түгел) кечкенә Җәмилдән бер-бер артлы алдырдык.

Җиңүчеләрне шулай билгеләдек. Шушы нигездә иң бәяле приз – микродулкынлы мич иясе – Баһаветдинова (Иске Задур авылы), электр чәйнеге иясе - Н.В. Сюртмина, урын-җир җыелмасы (постельное белье) иясе И.Ибраһимова булды.  Тагын 20 кечкенәрәк бүләкләр Шарапов А., Бушуева М., Кочурова З., Утеева З., Идрисов М., Тимофеев А., Байбулатова Г., Файзрахманова Р., Садеев М., Абулханов К., Григорьев С., Хисметуллова М., Адютантов Ю., Жестков О., Ильбекин В., Алимбекова М, Дружков Н., Зайцева Е., Гафуров Х., Алтынбаевка (Яңа Чүпрәле) чыкты. Котлыйбыз!

Бүләкләрне редакциядән килеп алырга мөмкин. Җиңүчеләрне көтәбез! Безнең белән калыгыз! “Туган як” ны укыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев