Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Туган ягыбызда “Туган як”лы һәм бәхетле булып яшик!

2020 елга аяк басканда, сезнең белән шатлыгыбызны уртаклашасыбыз килә: газетабызның тиражы сакланып калды, киләсе елга да «Туган як» һәм «Таван ен» газеталары атнага бер тапкыр, икесен бергә санаганда, 2500дән артык  гаиләгә килеп торачак.

Газетабыз белән элемтәләрне өзмәвегез, аның аша район тормышы белән танышып баруыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Хезмәтебездә  район җитәкчелегенең, почта бүлекләренең һәм, иң мөһиме, газета укучыларның зур ярдәмен, теләктәшлеген тоябыз. Район халкы актив булмаса, һәр тармакта эшләр гөрләп бармаса, журналистларга да «азык» җитмәс иде. Быел газетабыз кайбер конкурсларда җиңү яулаган, Рәсәй Президенты грантына лаек булган һәм «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиаллары арасында алдынгы урыннарда икән, моңа безнең, газета хезмәткәрләренең, һәм сезнең, газета укучыларның, уртак тырышлыгы кергән.

Газета районыбыз көзгесе ул. Үзен чын чүпрәлеле һәм район патриоты итеп санаган һәр кеше киләчәктә дә бу «көзге»дән аерылмас дип ышанабыз. Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне, дуслар! Яңа ел шатлыклы вакыйгаларга, көтелмәгән уңай сюрпризларга бай булсын, саулык-сәламәтлек белән, тормышыбыздан һәм башкарган эшебездән канәгать булып яшәргә язсын.

Туган ягыбызда “Туган як”лы  һәм бәхетле булып яшик! Рәхмәт сезгә!

«Туган як», «Таван ен» газеталарының баш мөхәррире Резидә Ринат кызы Җамалтдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев