Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Туберкулез – зыян китерүче авыру

Соңгы вакытларда мөгезле эре терлекләр арасында туберкулез авырулары ачыклануы турында хәбәр итә ТР буенча “Россельхознадзор” идарәсе белгечләре. Һәм бу уңайдан уяу булырга кирәклеге турында да искәртәләр.

–Туберкулез – кешеләрдә һәм хайваннарда очраучы йогышлы авыру. Инфекция чыганагы булып авыру хайван яки кеше (хезмәт күрсәтүче персонал) тора. Микобактерияләр авыру малның сөте, селәгәе, белән бүленеп чыга. Авыру хайваннардан бүленеп чыккан микобактерияләр биналарны, көтүлекләрне, су эчерү урыннарын, ишегалларын зарарлый. Шул ук вакытта бактерияләр азыкка, суга, тирескә эләгеп, авыру сәламәт малларга да күчәргә мөмкин.

Туберкулез терлекчелеккә зур икътисади зыян китерә. Бу–продуктивлыкның кимүе, терлекләрне вакытыннан алда яраксызга чыгару һәм сую, авыруга каршы дәвамлы һәм кыйммәтле чаралар һәм башка матди чыгымнарның кирәк булуы.

Барлык йогышлы авырулар кебек үк, туберкулезның да яшерен чоры бар, ул 3-8 атнадан 1 елга кадәр дәвам  итә,-ди ТР буенча “Россельхознадзор” идарәсенең чик буе ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова.

Белгеч искәртүенчә, туберкулинизация тискәре реакцияләр күренгәнче, һәр 45 көн саен, уздырыла. Яңа туган бозауларны аерым үстерәләр. 4 нче айда туберкулезга тикшерү өчен кан анализы алалар.

Көтүне формалаштырганда инфекция көтүлеккә эләкмәсен өчен, туберкулезга тикшерү чорында, мал-туарны карантинга ябарга кирәк булачак.

Терлекләрне саф һавага чыгарып  йөрткәндә,  ашатканда, гомумән, һәркайда саклык чараларын куллану профилактиканың мәҗбүри чаралары булып тора. Малларны тәрбияләүче персоналның да медицина тикшерүен системалы рәвештә узуын күзәтеп торырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев