“Цильна” җәмгыяте беренчеләрдән булып урып – җыюны төгәлләде
Республика көненә – хезмәт җиңүе
Җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыяте районда, гомумән республикада беренчеләрдән булып урып – җыюны төгәлләде. Быел без бөртекле культураларны 2030 гектарда үстергән идек. Сортларны сайлап алу, кырчылыкта алдынгы технологияләрне куллану, агротехник чараларны үзвакытында үткәрү үзенең нәтиҗәсен күрсәтте. Шуның барәбәренә һәр гектардан уртача рекордлы уңыш – 60,3 (!) центнер ашлык суктырдык. Комбайнчыларыбызның һәм шоферларыбызның уртак тырышлыгы белән ындыр табагына 122409 центнер ашлык кайтты. Бүген мин көнне – төнгә ялгап фидакарь хезмәт куйган Рәфик Шәйдуллов, Илгиз Миначев, Илдус Җәмдиханов, Фәнис Вәлиев һәм Радик Төхфәтуллин кебек уңган игенчеләребезгә аерым рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә. Ындыр табагында эшләүчеләргә дә хөрмәт һәм ихтирам белдерәм. Бүген хуҗалыкта уҗым культуралары чәчү оешкан төстә тәүлек буе дәвам итә. Аны быел 650 гектарда чәчеп калдырырга уйладык. Берүк вакытта киләсе ел уңышы өчен туфрак эшкәртелә. Табыннарыбыз муллыгы өчен игенчелектәге казанышларыбыз Татарстан Республикасының оешуына – 100 һәм районыбызның 90 еллыгына бездән бүләк булсын иде дигән теләктә калабыз.
Барис Гафуров, “Цильна” җәмгыяте директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев