ТР буенча Россия Тикшерү комитетының Буа районара тикшерү бүлегендә кабул итү уза
Кабул итүгә язылу эш көннәрендә Буа районара тикшерү бүлеге телефоннары аша алып барыла.
Кабул итү
2020 елның 12 ноябрендә 9.00 -15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү комитетының Буа районара тикшерү бүлегендә (Буа шәһәре, Арефьев проспекты, 14 йорт). прокуратура органнары һәм җирле администрация вәкилләре катнашында күпфатирлы торак йортларны өлешләп төзүдә катнашучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны шәхсән кабул итү үткәрелә.
Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да закон белән билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда объектив һәм һәрьяклы тикшерү оештырылачак.
Кабул итүгә язылу эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Буа районара тикшерү бүлеге телефоннары аша алып барыла 8 (843-74) 3-13-00, 3-28-20, 3-28-25, 89172 25-63-12.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев