ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе ерак араларга барудан баш тартырга киңәш итә
Һава шартларының начараюы күзәтелә.
Синоптиклар фаразлавынча, бүген 4 февральдә Татарстан территориясендә көчле буран, җилнең урыны белән секундына 17 метрга кадәр көчәюе һәм күрү ераклыгының начараюы көтелә, юлларда бозлавык булырга мөмкин. Юлларда бозлавык саклана, кар көртләре һәм кар боткасы булыр дип көтелә.
Һава шартларының бозылуына бәйле рәвештә, ТР Дәүләт автоинспекциясе киләсе тәүлектә торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итә. Трассада калган очракта тиешле тизлек сайларга, кискен һәм уйланмаган маневрлар ясамаска, иминлек каешын эләктерергә кирәк. Балалар автокреслода утырып барырга тиеш.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев