Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Тормыш тигез түгел – агы да бар, карасы да...

«Гомер итү – басу аша сикереп чыгу түгел» – халык әйтемнәрендә  тирән бер мәгънә ята. 

Чыннан да, тормышта ниләр генә булмый, нинди генә хәлләр килеп чыкмый...

Любовь Утина, Городище авылы.

Күптән түгел безнең гаилә белән дә коточкыч хәл булды–җил-давыл   йорт түбәсен алып ташлады, каралты-кураларны, мунчаны, тимердән эшләнгән капканы җимерде.  Ә тоташ  яңгыр көнкүреш техникага, кием-салымга  һәм терлек азыгына зыян салды.

Шушы авыр минутларда хәлебезне белеп,   күрсәткән ярдәмнәре өчен иң беренче чиратта Чүпрәле районы башлыгы Марат Ринат улы Гафаровка, шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлаловка, Городище авыл җирлеге башлыгы С.А.Салифановка, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Зөлфия Юсуповага,  бүлек  белгече Л.Р.Низамовага рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. «Ак Барс страхование» җитәкчесе Гөлшат Мифтахетдиновага, агенты  Е.Филипповага, шулай ук матди һәм рухи ярдәм күрсәткән туганнарыбызга, дусларга зур рәхмәт.

Әлеге хәлдән соң, мин «Дуслар бәладә таныла» дигән мәкальнең әһәмиятен һәм  тирә-ягыбызда игелекле кешеләр барлыгына инандым.  Барыгызга да нык сәламәтлек, озын гомер, уңышларга ирешүегезне  телим. Һәркемгә Ходай Тәгалә  ныклы саулык, бәхетле озын гомер язсын.  Чит-ятларның  проблемаларын үз итеп,  катнашырга әзер булуыгыз өчен мең рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев