Тел яшәсә – милләт яшәр
Татарстан Конституциясенең 8 маддәсе:
“1. Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре.
2. Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре бертигез нигезләрдә кулланыла”. 1992 елның 8 июлендә кабул ителгән №1560-ХII “Татарстан халыкларының телләре турында”гы канунга – 27 ел. Бу канунны гамәлгә ашыру өчен “1994 – 2004 елларга Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы” кабул ителгән иде. Бу программада “телләр турында”гы канунны тормышка ашыруның ысуллары, юллары кәрсәтелде. 2004 елда “2004 —2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт программасы” кабул ителде. Ә 2013 елда “2014–2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт программасы” кабул ителде.
Халык санын алу мәгълүматларына караганда, Татарстанда 53% – татар, 40% руслар һәм 7% башка милләт халкы яши. Һәм инде, алда әйтелгәнчә, татар теле 27 ел буе, рәсми рәвештә, Татарстан Республикасының телләр турындагы законы нигезендә, икенче дәүләт теле булып тора. Әмма, кызганычка каршы, бүгенге тормышыбызда татар телен, яки үз ана телен камил белүче һәм сөйләшүчеләр санының торган саен азаеп баруын күрәбез. Моның инде объектив та, субъектив та булган сәбәпләре бар. Соңгы елларда Татарстан җитәкчелеге ныклап торып әлеге икетеллелек турындагы законның, кабул ителгән программаларның үтәлешенә контрольне көчәйтте. Видеоэлемтә рәвешендә алып барылган киңәшмәләр күп вакыт шушы темага багышлана. Һәм ул киңәшмә Василь Шайхразиев җитәкчелегендә үтә.
Икетеллелек турындагы закон нәрсәләрне күздә тота соң? Әйдәгез, иң элек шуларның гадиләрен генә ачыклап үтик. Иң беренчесе, дәүләт, муниципаль берәмлекләрдә кабул ителә торган закон актлары татар һәм рус телендә булырга тиеш. Кеше берәр төрле гозере төшеп дәүләт органнарына мөрәҗәгать иткәндә, мөрәҗәгать татар телендә булса, аңа шушы ук телдә җавап бирү шарт. Дәүләт, муниципаль һәм башка предприятие, учреждениеләрнең танытма, күрсәтмә игъланнарының, шулай ук юл билгеләре, урам исемнәренең ике дәүләт телендә булуы кирәк. Алай гына да түгел, рус, татардан кала, компактлы башка милләт вәкилләре яшәгән торак пунктларда әлеге күрсәтмә билгеләре шушы милләт телендә дә булуы мәслихәт.
Чүпрәле районы халкының 56,74 процентын — татарлар, 42,21 процентын – чувашлар, 0,75 процентын руслар, 0,3 процентын башка милләт вәкилләре тәшкил итә. 19 авыл җирлегенең 9сы составында татар һәм чуваш авыллары бар. Болар Матак, Уби, Иске Шәйморза, Түбән Чәке, Зур Аксу, Городище, Чуваш Чүпрәлесе, Иске Чүпрәле, Звезда авыл җирлекләре. Димәк, аларда күрсәтмә билгеләре татар, рус, чуваш телендә дә булырга тиеш килеп чыга. Чынлыкта бу шулаймы, юкмы икәнлеге турында киләсе саннарда язачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев