Татьяна Ларионова Чүпрәле районында булды
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын - кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова Чүпрәле районында эшлекле визит белән булды.
Эш сәфәре барышында Татьяна Ларионова район башлыгы Марат Гафаров озатуында районда милли проектларны гамәлгә ашыруның барышы белән танышты, социаль-мәдәни объектларда булды, тантаналы чарада катнашты, хатын –кыз-депутатлар белән очрашты.
Татьяна Ларионова үз визитын Уби авылыннан башлады. Биредә алар район башлыгы Марат Гафаров белән Яңа Уби төп гомуми белем бирү мәктәбендә яңа уку елына әзерлек шартлары белән таныштылар. Аннан Уби авылында урнашкан патриотик паркта Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
Татьяна Ларионова биредә эшләп килүче Петр Дементьев музеена да бик теләп игътибарын юнәлтте. Бөек Ватан сугышы елларында авиация сәнәгате министры вазифасын башкарган Петр Дементьев тумышы белән безнең районнан. Шуңа да аның якты истәлеге хөрмәтенә әлеге музейда шактый тарихи материал тупланган. “Әлеге ядкарь республикабызның тарихи үткәне буларак, киләчәк буынга тапшырылырга тиеш”, дип билгеләп үтте Ларионова.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Калачеваның өендә булды. Ветеранның тормыш шартлары белән танышты, ихтыяҗлары белән кызыксынды, бүгенге якты көн, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Татьяна Петровна «Җылы йорт» приютында да булды. Капиталь төзекләндерү барышы белән танышты. «Чыннан да учреждениенең исеме җисеменә туры килеп тора. Сез балалар өчен җылы һәм уңайлы атмосфера тудыра алгансыз, хезмәтегезгә иҗади якын килү дә сизелә. Бары тик авыл җирлеге, мәгариф, медицина учреждениеләренең уртак эше нәтиҗәсендә генә уңай күрсәткечләргә ирешергә мөмкин», - дип теләкләрен дә җиткерде ул.
Уби авылында соңгы берничә ел дәвамында Казан Изге Ана иконасы чиркәве төзелеше алып барыла. Гыйбадәтханә меценатлар һәм авылдан чыккан кешеләрнең хәйрия акчасына төзелә.
Җитәкчесе буларак, Татьяна Петровна храмны торгызу тарихы, башкарылган эшләр белән танышты.
Аннан соң кунаклар район суды бинасына күчтеләр. Биредә Зарипов Зәйдулла Зарип улына мемориаль такта ачылды.
Татьяна Ларионованың эш визиты район Башкарма комитеты залында хатын-кыз депутатлар белән очрашу белән тәмамланды.
Биредә хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Гөлназ Шәрәфетдинованың «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» проектын тормышка ашыру һәм киләчәккә планнар, бурычлар турында чыгышы тыңланды.
Ларионова билгеләп үткәнчә, хатын-кыз депутатлар берләшмәсе ел саен бик күп чаралар үткәрә, шул исәптән, халык белән очрашулар да.
«Без социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда инициаторлар булып торабыз. Җәмгыятьтәге җитешсезлекләрне хатын-кыз күзлегеннән чыгып күрәбез, йөрәгебез аша үткәрәбез. Һәр яңа көн, яңа таләпләр куя. Аларны чишү өчен без әзер булырга, халыкка якын булырга тиешбез», - дип бурычлар куйды ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев