Реклама
Көн вакыйгасы
Татарстанда, шул исәптән районда да, «Бала – төп пассажир!» профилактик чарасы үтә
Юлга чыккан баланың куркынычсызлыгын тәэмин ит!
ЮХИДИ
Үткән елда республика күләмендә пассажир балалар катнашында 210 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Аларда 8 кеше үлгән һәм 236 кеше җәрәхәтләнгән. Пассажир балалар һәлак булган барлык юл-транспорт һәлакәтләре машина йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан. Һәлакәтләрнең өч очрагында балалар йөртү кагыйдәләре бозылган.
– Ел әле яңа башлануга гына карамастан, республикада балалар үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтләре инде теркәлергә өлгерде. Өч пассажир бала һәлак булды. Шушы өч очракта да: Әлмәт районы юлында булган авариядә үлгән 15 яшьлек яшүсмернең куркынычсызлык каешы эләктерелмәгән, Саба районында юл һәлакәтенә эләккән алты айлык баланың автолюлкасы тиешенчә беркетелмәгән булуы ачыклана. Ә Тукай районында юл фаҗигасендә һәлак булган дүрт айлык бала бөтенләй әнисе кулында була.
Безнең районда үткән ел Шланга авылы янында булган юл фаҗигасендә тизлекне арттыру һәм куркынычсызлык каешы эләктерелмәгән булу, шулай ук, машина йөртүченең һәм баланың үлеменә китергән иде,- дип сөйли ЮХИДИнең райондагы бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.
Һәм быел бер ай эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен төзелгән протоколларның 15енең нәкъ менә куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен язылуы турында да белдерде ул. Шуларның 10сы –баланың куркынычсызлыгы тәэмин ителмәгән өчен.
Юлда куркыныч хәлләргә юлыксагыз 112,102 номерларына шалтыратыгыз.
Кагыйдә
Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пунктында 7 яшькәчә балаларны җиңел машинада яки йөк машинасы кабинасында йөрткәндә бары тик махсус креслога утыртырга кирәк диелә. Ә 7-11 яшьлек балаларны исә йә махсус креслода яки куркынычсызлык каешы белән каптырып йөртергә рөхсәт ителә. Машинаның алгы утыргычында барганда 12 яшькәчә балаларны махсус креслога утырту мәҗбүри. Каеш баланың буена һәм авырлыгына туры килергә тиеш, аны муены аша эләктерергә ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев