Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чүпрәлегә килде

Аны сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Марат Гафаров озатып йөрде. 

Сишәмбе көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов безнең районга килде. Килүенең максаты - урып-җыю эшләренең барышы белән танышу иде. Аны сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Марат Гафаров озатып йөрде. 
Районга килүгә үк Рөстәм Миңнеханов басулар өстеннән очып узды. Һава юлы маршруты «Эталон-Агро” (Иске Шәйморза авылы), «Цильна» ҖЧҖ (Кече Чынлы авылы), «П.В.Дементьев ис.» Агрофирма ҖЧҖ (Уби, Яңа Шигали авыллары), «Ак Барс Чүпрәле» ҖЧҖ, «ХК «Ак Барс» ҖЧҖ (Яңа Кәкерле авылы, Иске Ишле авылы, Матак авылы, Татар Бизнәсе авылы) һәм «АгроТрансПорт» ҖЧҖ (Түбән Чәке авылы) басулары өстеннән узды. 
Хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов урып-җыю барышында нәтиңәле эш күрсәткән комбайнчыларга бүләк тапшырды һәм басулардагы хәлләр турында сорашты. Аңа җавап итеп Марат Гафаров быел бөртекле культураларның 35,8 мең гектарда игелүен бүгенге көндә районыбыз игенчеләренең урып-җыю кампаниясе экваторын узганлыгы турында белдеде. 
-18,2 мең гектар мәйданда бөртеклеләр җыеп алынды, -диде ул. – Кызганычка каршы, уңыш әлләни мактанырлык түгел, шулай да уракны  гектарыннан 25 центнер алып тәмамларбыз, дип торабыз, -диде Марат Гафаров.  
Район җитәкчесе Татарстан Республикасы Президентына райондагы төзелеш эшләрләреннән дә бәян итте һәм күрсәткән ярдәме өчен аерым рәхмәт белдерде.   
Рөстәм Миңнеханов исә Чүпрәле районында игенчелекнең инде традиция буларак дәвам ителгәнен һәм бу тармакта районга гына хас ашлык җитештерү алымнары формалашуын әйтте, шул ук вакытта районда шәхси хуҗалыкларны үстерү, кече һәм урта эшмәкәрләр санын арттыру буенча эшләргә кирәклеген ассызыклады.
Очрашу барышында Татарстан Президенты предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр җитештергән товарлардан торган күргәзмә белән дә танышты.
ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев