Татарстан Президенты Бөтенроссия халык санын алуда катнашты
Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия халык санын алуда катнашу – һәркемнең гражданлык бурычы дип билгеләп үтте.
Казанда Чистай урамында 5 нче йорт адресы буенча урнашкан бинада яңа күпфункцияле үзәк эшли башлады. КФҮнең мәйданы 1 725 кв. м., 50 тәрәзә халыкны кабул итү өчен эшләячәк.
Офис халыкны кабул итү өчен барлык кирәк-яраклар белән җиһазландырылган. Аның уңайлыклары белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Үзәк турында директоры Ленара Мозаффарова сөйләде.
Чарада ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина һәм башкалар катнашты.
Офисның беренче көнендә Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия халык санын алуда катнашты һәм журналистларның сорауларына җавап бирде. Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия халык санын алуда катнашу – һәркемнең гражданлык бурычы дип билгеләп үтте.
«Безнең ил – бик зур, күп милләтле, күп динле ил. Һәм, әлбәттә инде, дәүләт безнең илдә кем яши, нинди яшьтәге гражданнар, нинди милләт вәкилләре, аларның белемнәре турында мәгълүматка ия булырга тиеш. Бу мәгълүматларның барысы да – хакимият органнары эше өчен бик мөһим. Бу нинди мәктәпләр кирәк булуын, халыкның нинди мәнфәгатьләрен кайгырту, һәм әлеге халык санын алу киләчәктә дөрес карарлар кабул итү өчен зур мөмкинлекләр бирүен планлаштырырга ярдәм итә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев