Табиб киңәше: йөзегез, йөзегез, файдасы күп - белегез!
Суда йөзүнең файдасы искиткеч. Бөтен ару-талуларың юкка чыга. Ул сәламәтлекне ныгыта, ябыктыра, стресстан котылырга ярдәм итә һәм болар гына да түгел...
Судагы күнегүләрне тренажер залы белән чагыштырган очракта, һичшиксез, беренчесе күпкә нәтиҗәлерәк ди белгечләр. Әлеге хакыйкать йөзгән вакытта кешенең мускулларына килгән йөкләнешнең тигез булуы белән аңлатыла. Умыртка сөяге авырулары белән җәфаланучылар өчен бассейнның файдасы аеруча зур. Бу очракта йөзү - рөхсәт ителгән бердәнбер физик күнегү. Суда кешенең сын – гәүдәсе матурлана, шуңа да табиблар бассейнга йөрүне кечкенә яшьтән үк башларга киңәш итә. Бигрәк тә сколиоз диагнозы куелганнарга йөзү бик файдалы. Суның тагын бер яхшы ягы бар, ул артык калорияләрне "яндыра". Бу инде күптән исбат ителгән. Профессиональ йөзүчеләр үзләре дә моны раслый, алар атлетларга караганда тизрәк ябыгуларын яшерми. Чөнки йөзгәндә, мускуллардан тыш, барлык буыннарга, йөрәк-кан тамырлары системасына, хәтта сөякләргә да йөкләнеш килә. Кан тамырлары һәм нерв системасы өчен дә йөзү файдага гына. Суның организмны кислород белән баетуын да онытмагыз. Шулай ук кан басымын нормада тоту өчен белгечләр бассейнның иң отышлы алым булуын дәлилли. Йокысызлыктан тилмерәсезме - бүгеннән үк кичләрегезне йөзүгә
багышлый башлагыз! Иммунитетыгыз какшап китсә дә, бассейнның иң яхшы дәва икәнлеген хәтерегезгә салып куегыз. Кыскасы, йөзү - ул сәламәтлек, матурлык, күтәренке кәеф! Бассейнның файдасы күп булуын теләсәгез, йөзү белән бергә су аэробикасын чиратлаштыру кирәк. Мондый күнегүләр вакытында сыгылмалылык арта, мускуллар озыная, ә күләме артмый. Матур, сәламәт булыйм дисәгез, атнасына кимендә ике тапкыр бассейнга йөрүне гадәткә кертегез. Үсеп, ныгып килә торган балалар һәм яшүсмерләр өчен суда йөзүнең файдасын әйтеп бетерерлек түгел. Үзем дә бассейнга еш йөргәнлектән балаларның суда нинди хәрәкәтләр ясап йөзүләренә карап сокланам. Тренер Евгений Меньшов әйтүенчә, бүгенге көндә йөзү түгәрәгенә төрле яшьтәге егермеләп бала йөри икән. Шунысы куанычлы, моннан ике ел элек су өстендә үзен тота да белмәгән балалар арасында хәзер спорт разряды нормаларын үтәүчеләр дә бар. Хәтта бер райондашыбыз йөзү буенча спорт остасы мастерлыгына кандидат нормаларын да үтәгән. Моннан чыгып шуны әйтәсем килә, әти – әниләр балаларыгызның буш вакытларын файдалы үткәрергә теләсәгез спорт залларына, бассейнга йөртегез. Хәзерге заман балаларының озак вакыт компьютерга ябышып утырулары сезне дә борчырга тиеш!
Салават Әхмәтшин, район үзәк хастаханәсе табибы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев