“ТАТМЕДИА“дан бүләк – телевизор!
«Татмедиа» җәмгыятенең конкурслар, бәйгеләр оештыруы соңгы елларда матур гадәткә әйләнде. 2017 елның беренче яртыеллыгында да газета-журналларга язылучылар арасында "Бүләккә телевизор" акциясенең дәвам итүе турында җәмгыятьнең генераль директоры боерыгы белән янә нигезләмә расланды. Бүләкнең иң зурысы телевизор булса, фотоаппаратлар, савыт-саба җыелмалары оту мөмкинлеге дә бар.
Әлеге бүләкләрне оту өчен "ТАТМЕДИА"ның үзегез яратып укый торган берничә басмасына икенче яртыеллыкка (6 айга) язылып, язылу абонементының күчермәсен, исем-фамилиягезне, телефон номерыгызны язып түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2, "ТАТМЕДИА". Конверт тышына "Акция" дип язарга онытмагыз. Язылу квитанциясенең күчермәсен, исем-фамилиягез, телефоныгызны язып интернет аша электрон адреска да җибәреп була: podpiska@tatmedia.ru.
"ТАТМЕДИА"га нинди басмалар караганлыгын менә бу сайтка кереп карагыз: ww.tatmedia.ru.
Сез язылачак "ТАТМЕДИА" басмаларының берсе-"Туган як" район газетасы булыр, дип ышанып калабыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Шулай ук 23 октябрьгә кадәр ташламалы язылу чоры дәвам итүе хакында да искәртеп үтәбез. Бүләк оту һәм ташламалы хаклардан язылып калу мөмкинлеген кулдан ычкындыра күрмәгез, бергә булыйк, бердәм булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев