Суд залыннан: кеше хакы белән байый алмыйсың
Район суды шушы көннәрдә генә Х. кылган җинаять эшен карады.
Х. билгеле бер вакыт аралыгында Чүпрәле районы Башкарма комитетының шәһәр төзелеше һәм архитектура бүлегенең баш белгече вазыйфасында эшли. Н. аңа «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү»федераль максатчан программасында катнашырга теләге барлыгын белдерә һәм шунда исәпкә кую мәсьәләсен хәл итү буенча мөрәҗәгать итә. Әмма Х. 2021 елның февраленнән үз теләге белән бу эштән китә. Шуңа да карамастан, Н.ны алдау юлы белән, сиңа максатчан программага керергә булышам дип, аның мөлкәтен урлауга юнәлдерелгән җинаять гамәлләре башкара. Н. аңа төрле банк счетларыннан җәмгысе 117 900 сум акча күчерә. Х. исә акчаларны үзе теләгәнчә тота, шулай итеп Н.га матди зыян китерә.
Җинаять эше материалларын өйрәнеп һәм җыелган дәлилләрне карап, суд Х. ның РФ Җинаять кодексының 159 ст. 2 өлеше буенча гамәлен – караклык, ягъни алдау һәм гражданинга зур зыян китереп, ышанычтан явызларча файдалану юлы белән чит милекне урлау дип квалификацияли. Шул ук вакытта суд кылынган җинаятьнең характерын һәм иҗтимагый куркыныч дәрәҗәсен, хөкем ителүче Х.ның шәхесен, шул исәптән җәзаны йомшартучы дәлилләрне: 2015 елда туган баласы барлыгын, үзенең гаебен тулысынча тануын, Н.ка китерелгән матди зыянны тулысынча каплавын дә исәпкә ала.
Район суды Х.ны РФ Җинаять кодексының 159 ст. 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таный һәм аңа сигез айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгели. РФ ҖК 73 ст.нигезендә, җәзаны шартлыга үзгәртә, бер елга сынау вакыты билгели. Шушы карар нигезендә бер ел дәвамында Х. үзенең тәртибе белән төзәлүен расларга тиеш. Һәм ул сынау срогы дәвамында, шартлы рәвештә хөкем ителгәннәрне контрольдә тотучы махсус дәүләт органына хәбәр итмичә һәм аның рөхсәтеннән башка даими яшәү урынын үзгәртә алмый.
Борынгылар “кеше хакы җирдә ятмас” дигәннәр. Ягъни иртәме-соңмы ул җирдән калкачак һәм бөтен дөньяга мәгълүм булачак. Шул ук борынгылар һәрвакыт Аллаһыдан “Хәерле гамәлләр кылырга насыйп ит” дип тә сораган. Чөнки хәере булмаган гамәлнең соңы элекке дә җәза булган һәм бүгеннәрдә дә шулай ук – җәза.
(Материал район судының пресс-секретаре Лилия Мөшәрәпова белән берлектә әзерләнде).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев