Суд исерек килеш руль артына утырган чүпрәлеленең эшен карады
Суд залыннан
Чүпрәле районының 1санлы җәмәгать суды исерек килеш руль артына утырган Д. В. ның эшен карады һәм аңа карата җәза билгеләде.
Суд барышында Д. В. ның гаебе тулысынча расланды.
Исерек килеш машина белән идарә итүчеләр саны кимеми.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 1 январеннан исерек шоферлар өчен штраф күләме 30 мең сумнан 45 мең сумга кадәр арттырылды. Шулай ук, 1,5- 2 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү дә бар. Ләкин бу чаралар да, хәтта намуслары да, кайберәүләрне алкоголь кулланудан туктатмый. Ни дияргә дә белмәссең...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев