Су коену сезонында республикада 26 кешенең гомере өзелгән
Православие дине буенча календарьда Илья көне җитте. Ул һәр елны август башында билгеләп үтелә. Шушы көннән башлап, суда коену гомумән тоела.
Республика буенча быел су коену сезонында гына да 29 фаҗигале хәл килеп чыккан, анда 26 кешенең гомере өзелгән, шуларның икесе балалар.
Фаҗигаләрнең килеп чыгу сәбәпләре булып, исерек килеш суга керү, тоелган урыннарда коену, суда йөзү кагыйдәләрен үтәмәү, балаларны күзәтүсез калдыру тора.
Әлбәттә, сулыкларда кешеләр ял итү хокукына ия. Әмма анда ял итәргә барыр алдыннан, суның тирәнлеге, гомумән нинди сулык икәнлеге белән һәркем танышырга тиеш.
Коену сезоны башланыр алдыннан һәр район җирлегендә булган сулыклар исәпкә алына. Анда коенырга рөхсәт ителү, ителмәве хакында мәгълүматлар языла. Әлеге кануннарга буйсынмаган тәртип бозучыларга каршы администраив җәза каралган.
Нинди генә җәза, чикләүләр кертелсә дә, һәркем беренче чиратта, үз-үзенә булан җаваплылыкны арттырыга тиеш. Шул очракта гына фаҗигаләрне булдырмый калу мөмкин. Сак булыгыз!
Н.Г.Нуриев, Кама Тамагы ГИМС участогының дәүләт инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев