Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Социаль фонд балалар пособиеләрен күчерүнең бердәм көнен игълан итте

Социаль фондның кайбер балалар түләүләре ата-аналарның банктагы счётларына бер көндә- һәр айның өченче көнендә алдагы ай өчен күчерелә.

3 июльдә ата-аналарның кредит оешмаларындагы счетларына түбәндәге төр пособиеләр керәчәк:

— 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие;
— эшләмәүче ата-аналарга 1,5 яшькә кадәр баланы карау буенча пособие; 
— беренче бала тууга бәйле рәвештә 3 яшькә кадәр түләү;
— чакырылыш буенча хәрби хезмәткәрнең баласына пособие;
— 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга (элек билгеләнгән) пособие.

Шунысын искәртү урынлы! Түләүләр көн дәвамында күчерелә. Пособие счётка иртән кермәгән очракта акча керүне көн азагына кадәр көтәргә кирәк.
Әгәр түләүләрне китерү ысулы буларак Россия почтасы сайланган булса, айлык пособиеләр конкрет почта бүлекчәсенең эш графигына бәйле рәвештә һәр айның өчесеннән 22сенә кадәр китерелә. 
Шул ук вакытта социаль яклау органнары тарафыннан балалар пособиеләрен түләү Социаль фондтан аермалы даталарда гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев