Штраф түләмәгән өчен 76 чүпрәлелегә беркетмә төзелгән
Штрафлар билгеле үзвакытында түләнергә тиеш.
2022 ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр районда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан КоАПның 20.25 маддәсендәге 1 өлеше буенча 76 административ беркетмә төзелгән. Бу хакта безгә эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов хәбәр итте.
- Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.25 статьясындагы 1 өлеше нигезендә административ штрафны түләмәү түләнмәгән административ штраф суммасының ике тапкыр күләмендә штраф салуга яки 15 тәүлеккә кулга алынуга, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп ителүгә китерәчәк, - ди бу уңайдан Анатолий Михайлов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев