Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Сентябрь аенда автомобиль йөртүчеләр өчен үзгәрешләр булачак

Үзгәрешләр дәүләт пошлинасына, махсус сигналлы транспортка юл бирүгә, шофер таныклыгы алу өчен яңа медицина таләпләренә һ. б кагыла.

Дәүләт пошлинасы арта

1 сентябрьдән машина йөртүчеләр өчен дәүләт пошлинасы күләмен арттыра торган закон үз көченә керә. Әйтик, автомобиль номерларын рәсмиләштерү 2 000 урынына 3 000 сум булачак. Ә мотоцикллар һәм прицеплар өчен номерлар — 2 250 сум (элек 1 500 иде). Металл транзит номерлары өчен 2 400 сум, ә кәгазь номерлары өчен — 300 сум түләргә туры киләчәк. ПТС алу хәзер 1 200 сум тора, ә аңа үзгәрешләр кертү — 525 сум. Куркыныч йөкләрне ташуга рөхсәт турындагы таныклык өчен — 2 250 сум, ә озайту өчен — 1 500 сум түләргә туры киләчәк.

Машина йөртү таныклыгы алу өчен пошлиналар икеләтә артты: пластик таныклык хәзер 4 000 сум тора, ә халыкара таныклык — 3 200 сум. Әлегә бирелми торган чиплы яңа үрнәк хокуклары өчен 6 000 сум пошлина билгеләнгән.

Иң зур арту — өч тапкырга — транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыкка кагыла: кәгазь вариант хәзер 1 500 сум тора, ә яңа үрнәктәге пластик вариант — 4 500 сум. Автомобиль конструкциясен үзгәртүгә рөхсәт һәм яңа таләпләргә туры килү турында таныклык шулай ук 3 000 һәм 4 500 сумга кадәр кыйммәтләнә.

Махсус сигналлы транспортны үткәрмәгән өчен җәза катгыйлана

Хәзер "мигалка"лы машинаны үткәрмәгән өчен җәза штраф рәвешендә 7 500 сумнан 10 000 сумга кадәр, яисә 6 айдан 12 айга кадәр вакытка транспортны идарә итү хокукыннан мәхрүм итү булачак. 
Кагыйдәләр нигезендә, мигалкалы транспорт күренгәч, машина йөртүче машинасын күрше полосага яисә юл кырыена күчерергә тиеш. Махсус транспорт белән бер рәттә шул ук тизлектә хәрәкәт итү дә тыела.

Яңа медицина күрсәтмәләре

1 сентябрьдән, шулай ук, Россиядә медицина күрсәтмәләре һәм автомобиль белән идарә итүгә чикләүләр исемлеге үзгәрәчәк. Тиешле карарны премьер-министр Михаил Мишустин имзалаган. Үзгәрешләр "Юл хәрәкәте иминлеге турында«гы Федераль законга кертелә.

Руль артына утырырга ярамый торган авырулар исемлеге:
— психик тайпылышлар;
— шизофрения, шизотипик һәм саташулы тайпылышлар;
— кәеф бозылу (аффектив тайпылышлар);
— стресс белән бәйле невротик һәм соматоморф тайпылышлар;
-акылга зәгыйфьлек;
— психологик үсешнең гомуми тайпылышлары;
— психоактив матдәләр куллануга бәйле психик тайпылышлар һәм үз-үзеңне тоту тайпылышлары;
— эпилепсия;
— төс аеру аномалияләре;
— бинокуляр сукырлык.

«Акыллы камералар» турында

2025 ел ахырына кадәр ГАИ автомобильләре яңа камералар белән җиһазландырылачак. Бу хакта ведомство башлыгы Михаил Черников «Известия» газетасына биргән интервьюсында белдерә. Аның сүзләренчә, мондый мобиль комплекслар күп функцияләр алачак. Мәсәлән, алар машиналар агымында эзләнүдә булган транспортны исәпләп чыгарачак, шулай ук, идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән машина йөртүчеләрне таба алачак. Әлбәттә, мондый камералар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны да теркәячәк.

Питбайкерлар өчен штрафлар 

Гомуми файдаланудагы юлларда питбайкларда йөргән өчен штраф сала башлаячаклар. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә тиешле төзәтмәләрне инде ГАИ эшләгән. Яңа таләпләрне санга сукмаучыларга 30 мең сумга кадәр штраф салырга телиләр.
Мини-мотоцикллар, яки питбайклар, спорт инвентаре категориясенә керә, шуңа күрә аларны исәпкә куярга кирәкми. Моннан тыш, аларга йөрү өчен хокукыннан таныклык кирәкми. Әмма гомуми файдаланудагы юлларда мондый транспортта йөрергә ярамый. 

Шау-шулы автомобильләр өчен җәзаны катгыйландыру

Дәүләт Думасы, үз чиратында, артык шау-шулы автомобильләр һәм мотоцикллар өчен җәзаны катгыйландыруны карауга кайтачак. Тиешле закон проекты беренче укылыш процедурасын узды һәм икенче укылышка әзерләнә. Әгәр инициатива «яшел ут алса», мондый транспорт хуҗалары өчен штраф берьюлы ун тапкырга артачак. Хәзер хокук бозучылар «шау-шу» өчен нибары 500 сум түли.

Яңа таләпләр турында фикер алышу Россия юлларына «Эфир» исеме астында яңа камералар кертүгә әзерлек фонында бара. Бу комплекслар узучы транспортның тавыш дәрәҗәсен үлчәргә сәләтле. Хәзерге вакытта җайланмаларга Росстандарттан сертификат бирелгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев