Санлы телевидение: чыгымнар өчен компенсация каралган
2019 елда Татарстан, бөтен ил белән бергә, телевидение “аналогы” белән хушлашачак.
Чөнки аналог сигнал бүгенге көндә искереп бара, шуңа да аны сан сигналына алыштыру – замана таләбе. Санлы телевидениенең өстенлекле яклары бик күп: ул аналог кебек үк бушка булачак һәм рәсем һәм тавыш ягыннан күпкә сыйфатлырак. Бүгенге көндә әлеге сигналга кушылганнар 20 каналны (бушлай) карый ала.
Бу уңайдан республикада халыкның санлы телевидениега тоташуда проблемалары булмасын өчен төрле чаралар күрелә. 2019 елның 13 июлендә ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән 574 номерлы “2019 елда гражданнарның аерым категорияләренә санлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен санлы телевидение приставкасын һәм телевизион антеннаны сатып алу чыгымнарының бер тапкыр бирелә торган компенсацияләрен бирү тәртибе турында”гы карары кабул ителде.
Әлеге карар нигезендә компенсациягә түбәндәге гаиләләр өмет итә ала:
-18 яшькә кадәр өч яисә аннан да күбрәк балалары (уллыкка яисә кызлыкка алган балаларны да кертеп) булган һәм балага һәр ай саен түләнә торган пособие алучы гаиләләр;
-инвалид балалары булган һәм балага һәр ай саен түләнә торган пособие алучы гаиләләр;
-70 яшькә җиткән һәм аннан да өлкәнрәк булган һәм җан башына туры килгән уртача керемнәре 20 меңнән артмаган, ялгызы гына яшәүче пенсионерлар (яисә пенсионерлардан гына торган гаиләләр);
-җан башына туры килгән уртача керемнәре 20 меңнән артмаган ялгызы гына яшәүче инвалидлар (яисә инвалидлардан гына торган гаилә).
Компенсация гаиләгә бер генә тапкыр бирелә. Гаиләнең җан башына туры килгән уртача кереме гариза бирелгән айдан алдагы өч айны кертеп бирелгән белешмә нигезендә исәпләнә.
Компенсацияне билгеләтү өчен 2019 елның 1 декабренә кадәр тору урыны буенча урнашкан район социаль яклау үзәгенең республика материаль яклау (компенсацион түләүләр) үзәге бүлегенә түбәндәге документларны китерергә кирәк булачак:
-компенсация алучы гражданның банкта ачылган исәп-хисап счетларын (лицевой счет реквизитларын күрсәтеп), компенсация билгеләүне сорап язылган гариза;
–гариза бирер алдындагы өч айны кертеп гаиләдә җан башына туры килгән уртача керем турында белешмә;
–телевидение приставкасын һәм телевизион антеннаны сатып алуны раслаучы документлар.
Район социаль яклау үзәгенең материаль түләүләр бүлеге мөдире Ольга Хисамова:
–Ялгызлары гына яисә икәү генә яшәүче әби-бабайлар, күп балалы гаиләләр, гаиләдә булган инвалидлар өчен бик яхшы инде бу. Ә мондый категория гражданнар, гаиләләр һәр авылда берничә. Аннан соң белешмәләр җыюның да бернинди авырлыгы юк, чөнки бу проблема хакында авыл җирлеге башлыклары, андагы хезмәткәрләр дә хәбәрдар. Сорауларыгыз килеп туган очракта, авыл җирлекләре башлыкларына да, безгә дә 2-25-80 телефон номеры аша яисә шәхсән үзегез килеп тә мөрәҗәгать итә, үзегезне борчыган сорауларыгызны бирә аласыз. Килегез, сорашыгыз, белешегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев